Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Профессиональ хәрби булырга телиләр

Максим һәм Данил Андреевлар Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итәләр.


Максим һәм Данилның әниләре Ольга безнең редакция кунагы булды, һәм ул безгә уллары турында сөйләде.

– Икесе дә Тәтеш кадет мәктәп-интернатында укыды. Олысы, Максим, 2022 елда армиягә алынды. Хезмәтне Королевта, хәрби-космос көчләрендә үтте, ефрейтор дәрәҗәсен алды. Шуннан соң армиядә калырга карар итте, хәзер Мариупольдә, уку үзәгендә, зенитчы белгечлеген ала. Аның белән аралашканда, барысы да яхшы, уңышлы гына укыйм, дуслар таптым, дип яза.

Данил, кечкенәсе, узган елның июнендә хезмәт итәргә китте, хәзер Абхазиядә, хәрби разведчик. Хәрби әзерлектә яхшы күрсәткечләре һәм үрнәк хәрби дисциплинасы өчен ул командованиедән мактау грамоталары һәм исемле кул сәгатьләре белән бүләкләнде. Аның хезмәте тәмамланып килә, ул хәрби һөнәргә тартылуын һәм калырга теләвен әйтә. Бабалары Валерий Васильевич һәм әбиләре Нина Анатольевна оныклары белән горурланалар. Икенче сыйныфта укучы өченче улыбыз Арсений Ватанны саклаучы абыйларына охшарга тели, – ди Ольга Валерьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев