Пролей-Каша авылыннан механизатор Сергей Сизов туган җирендә 35 ел хезмәт куя
“Нива” хуҗалыгы җитәкчелеге предприятиенең матди-техник базасын җиһазландыруга зур игътибар бүлеп бирә, хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, иң мөһиме, җитәкче Марат Фазлыев әйтүенчә, коллектив эшкә сәләтле.
(Тәтеш, 25 май, “Тәтеш таңнары”, Лиана Заһитова, автор фотосы). Кайчандыр таркалган диярлек авыл хуҗалыгы предприятиесе хәзерге вакытта үсеш ала бара. Биредә үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр.
“Нива” хуҗалыгы җитәкчелеге предприятиенең матди-техник базасын җиһазландыруга зур игътибар бүлеп бирә, хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, иң мөһиме, җитәкче Марат Фазлыев әйтүенчә, коллектив эшкә сәләтле.
Пролей-Каша авылыннан механизатор Сергей Сизов туган җирендә 35 ел хезмәт куя.
– Әти эшләгән барлык елларында трактор бригадасы бригадиры булды, үрнәк алырлык кешем бар. Мин үзем 15 яшьтән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, – дип билгеләп үтә ул.
Язын ир-атка зур хезмәт йөкләнә – ул берүзе 470 гектар чәчә: биредә бөртекле дә, техник культуралар да бар. Шуннан соң да тик тору мөмкин түгел – борылып карарга да өлгермисең, азык үләннәре яшелләнеп үсә, һәм Сергей Васильевич инде азык әзерләүгә керешә, ә инде башаклар алтынсу төскә кергәч, ашлык җыю комбайнына утыра.
Аз сүзле ир-егет үзе турында сөйләргә яратмый, ул бары тик гомеренең авыл хуҗалыгы белән бәйле булуы хакында уртаклашты. Ә хезмәттәшләре аның “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиесендә иң хөрмәтле механизатор булуын, үз хезмәтен барлык җаваплылык белән сыйфатлы итеп башкаруын билгеләп үттеләр.
Хуҗалыкта беренче тапкыр көнбагыш чәчәләр, ул йөз гектарны билиячәк.
– Көнбагыш маена ихтыяҗ зур, әлеге культурага бәя дә яхшы, шулай ук чәчү әйләнеше дә кирәк. Чәчүне Сергей Сизовка тапшырдык, ул ышанычлы кеше, үз эшенең остасы, – ди “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Марат Фазлыев.
Кыр буйлап барганда без буш җиргә игътибар иттек. Марат Галимҗан улы әйтүенчә, хуҗалыкта ташландык җирләр һәрдаим әйләнешкә кертелә, быел тагын җиде гектар калдырылган, бер ел эчендә шундый 400 гектар җир сөрелгән.
– Җир эшләргә тиеш, – ди хуҗалык җитәкчесе – ә без, җир, хезмәтебез мул уңышы белән сөендерсен өчен барлык көчебезне куярга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев