Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Радик Нургалиев: Бөртекле культураларны урып-җыю кампания­се уңышлы төгәлләнде

Хәбәрчеләребез “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.

(Тәтеш, 2 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

Радик Нургалиев, “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе:

– Хәзерге вакытта бездә бөртекле культураларны урып-җыю кампания­се уңышлы төгәлләнде. Кырларда алты комбайн һәм биш ашлык ташу машинасы эшләде. Бөтен коллектив, ашханәдән алып ындыр табагын да кертеп, һәркайсы, үз хезмәтен белеп, теләсә кайсы объектта бердәм рәвештә, барлык җаваплылык белән хезмәт куйды. Бүгенге көндә орлыкка люцерна урып-җыябыз, бөртеккә кукуруз уру, шулай ук силоска кукуруз салу планлаштырыла. Ындыр табагында эшләр дәвам итә. Безнең хуҗалык орлыкчылык тармагы булганлыктан, үзебезнең ихтыяҗлар һәм аны тормышка ашыру өчен 2023 елгы чәчүгә орлыклык материал салу бара. Кырларда көзге чәчү кампаниясе һәм туфрак эшкәртү алып барыла.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва-2022