Районның үзенчәлекле кешеләре: Наталья Шлячкова
Төп тәтешле Наталья Шлячкова 1950 елда туа.
(Тәтеш, 18 апрель, «Тәтеш таңнары») “Сугышта катнашучының тол калган хатыны, әни минем өчен һәрчак үрнәк булды, ул алты бала тәрбияләп үстерде. Аңа хәзер 96 яшь”, – ди ул.
Тәтеш педагогия училищесы чыгарылышы, биредә үк кырык елдан артык уку фәннәреннән белем биргән. Шулай булгач аның хезмәт кенәгәсендә нибары бер язу бар. Наталья Николаевна “Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләр өчен” Мактау билгесе белән бүләкләнгән.
Лаеклы ялга бик сөенеп чыккан. Яраткан эшләрем белән шөгыльләнергә вакытым күбәйде, ди. Россия пенсионерлар берлегенә кушылган һәм Тәтеш районындагы ГТО җыелма командасының, төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларының алыштыргысыз катнашучысына әйләнгән.
Наталья Николаевна тормышын спорттан башка күз алдына да китерә алмый. Кышын чаңгыда йөри, бассейнга бара, җәен йөгерү белән шөгыльләнә. Яшелчә бакчасын да тәртиптә тотарга өлгерә, урманга гөмбә, җиләк җыярга йөри, яраткан мавыгуы – бәйләүгә һәм балык тотарга, “Илһам” бию коллективына йөрергә, пенсонерлар өчен “Тылсымлы элмәк” берләшмәсендә дәресләр алып барырга да вакыт бүлеп бирә. Наталья Шлячкованың дүрт баласы, сигез оныгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев