Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Районның үзенчәлекле кешеләре: Розалина Солтанова

Хезмәт ветераны һәм сәламәтлек саклау отличнигы Розалина Солтанова 1938 елда Тәтештә туа.

(Тәтеш, 23 апрель, «Тәтеш таңнары») Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Гомер еллары эчендә аңа санитарка да, даруханәдә төргәкләүче дә булып эшләргә туры килә. Табиб-педиатрның һөнәри юлы Киров өлкәсенең Лебяжск районындагы үзәк хастаханәдә башлана. Ә 1970 елдан алып Тәтештәге үзәк район хастаханәсендә табиб-педиатр булып хезмәт куя.

“1976 елгы социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе, күп сандагы ведомство Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Розалина Закир кызы Тәтеш районы хастаханәсендз 35 елдан артык табиб-педиатр булып эшләгән. Кечкенә барлык пациентларга ул һәрвакытта төгәл, ихлас мөнәсәбәттә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев