Районның үзенчәлекле кешеләре: Татьяна Шиһабетдинова
Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре 1954 елда Тәтештә туа.
(Тәтеш, 24 апрель, «Тәтеш таңнары») Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1978 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Тәтешнең үзәк район хастаханәсендә эшли. Ун ел – табиб-педиатр, ә 1988 елдан анестезиолог-реаниматолог табибы булып хезмәт куя. Моның белән беррәттән бала тудыру йортында 23 ел неонатолог булып эшли. Тәтеш районы медицинасын үстерүгә саллы өлеш керткән. Фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен “Сәламәтлек саклау отличнигы”, “Социалистик ярыш ударнигы” билгеләре, ТАССР, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының күп сандагы Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Татьяна Борисовнаның хезмәт стажы – 40 ел. “Эш – минем тормышым”, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев