Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ринат Гыйсмәтуллин янгын сүндерү һөнәренә үзенең утыз ел гомерен багышлаган

30 апрель – Россиядә Янгын сагы көне.

(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Тәтешнең янгын сагы каравылы начальнигы Ринат Гыйсмәтуллин үзенең хезмәте турында сөйләде, янгын сүндерү барышында катнашучыларның барысын да ихтирам сүзләре белән билгеләп үтте, ветераннарны 
искә алды. 

“Һөнәреңә ничек кил­дең?” – дигән гадәти сорау­га Ринат Хәбибрахман улы: “Минем балачакта Тәтеш малайлары өчен янгын сүндерүче булу абруйлы иде”, – дип җавап бирде. Янгын сүндерү бүлегенең бинасы күз карашын үзеннән-үзе диярлек җәлеп иткән, ә ачык төстәге машинаны һәм махсус киемнәр кигән ир-атларны күрү кызыксынучан балалар өчен иксез-чиксез бәхет булган. Өстәвенә, ЯЧ-54нең каравыл начальнигы булып аның абыйсы – Фаяз Җиһаншин эшләгән. Ул мәктәп укучылары өчен экскурсияләр үткәргән. Ут белән көрәшүчеләрнең хезмәте, аеруча да янгыннарны сүндергән вакытта аларның батырлыклары, үзара ярдәмләшүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләве балаларда зур кызыксыну уяткан, техниканы күрсәткән, күп төрле җайланмаларның кайсысы нинди очракта кулланылуы хакында тәфсилләп аңлаткан.    

– Укудан буш  булган барлык вакытларны да диярлек аның эшендә уздыра идем. Мин әлеге һөнәрне хөрмәт итү белән тәрбияләндем. Һәм кем булачакмын дигән сорау беркайчан килеп тумады. Янгын сүндерүче булачагымны белдем, – ди ышанычлы итеп Ринат Хәбибрахман улы. 
Бу теләк Алтайда армия­дә хәрби янгын частендә хезмәт итү белән ныгыган. Анда ут белән көрәшү осталыгын көннән-көн яхшырак үзләштерә бару өчен вакыт шактый җитәрлек булган. 
– Армиядән кайткач ук янгын сүндерү частенә мөрәҗәгать иттем, ләкин, ни аяныч, эш урыны юк иде. Җирле икмәк пешерү заводында дүрт ел ярым икмәк пешерүче булып эшләргә туры килде, 1993 елда янгын частенә белгечләр җыя башлаганчыга кадәр. Утыз ел элек, 18 майда, мине эшкә кабул итеп алдылар. Эшкә инде әзерлекле килеш килдем, барысы да таныш. Янгын часте коллективы бердәм, нык, үзенең традицияләре бар, начальнигы зирәк һәм зиһенле иде. Өлкән хезмәттәшләрем: Евгений Никитин, Александр Симаков, Сергей Васин минем өчен үрнәк булдылар һәм шулай булып калалар да. Алар минем белем алуымда һәм каравыл начальнигы булуымда күп көч куйдылар, үзләренең белемнәрен өстәделәр. Абыем тәҗрибәсе белән уртаклашты, эшнең нечкә­лекләрен аңлатты, чөнки каравыл начальнигы һәр­чак алда булырга – янгын вакытларында хәлне җайга салырга, дөрес итеп эш йөртә һәм карарлар кабул итә, ут телләрен сүндергәндә җитәкчелек итә  белергә, өстәвенә үз карамагындагыларның зыян күрмәве турында уйларга тиеш. 

Ринат Гыйсмәтуллин бел­дергәнчә, янгын сүнде­рү­че булу ул – күңел биреп эшләү. Чөнки бу һөнәр вәкилләренә чыдамлык, физик көч, холык һәм рухи халәт ныклыгы кебек шундый сыйфатларга ия булудан тыш, аларның барысы да бәла-каза урынына баруга 24 сәгать дәвамында әзер торалар.  
– Без тәүлек әйләнәсе хезмәт итәбез – һәрчак сакта, – дип ассызыклый янгын сүндерүче. 
Озак еллар эшләү дә­верендә аңа күп нәрсәләр күрергә туры килгән – ут-күз казасы бернәрсәне дә аямый.  

– Янгынны сүндерсәк, кешеләр гомерен коткарып калсак – бу безнең җиңү, ләкин мал-мөлкәтен, яшәр урынын югалткан кешеләр, шулай ук аларның якыннары өчен – бу зур кайгы. Янгын чыгуның барлык очракларында да диярлек “кеше гамәлләре” гаепле – ут белән саксыз эш итү һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу. Урын-җирдә тәмәке тарту, корыган үләннәргә ут төртү, балаларның шырпы белән шаяруы һәм башка шундыйлар, – дип исәпләп үтә ­Ринат Хәбибрахман улы.  

Ул өч ел инде гражданнарны яклау көллиятен­дә производствоны укыту мастеры булып та эшли. Яшь алмаш: акыллы, тәвәккәл, һәрчак ут сызыгының алгы ягында торырга һәм аны алмаштыра алырлык курсантлар үсүе белән ­горурлана.  

– Безнең частьтә көлли­ятнең дүрт чыгарылышы  эшли, тагын берсе эшкә урнашып йөри. Хезмәтебездә иң мөһиме – һөнәргә тугры булу – әгәр мин түгел икән, тагын кем? Монда очраклы кешеләр була алмый, – дип билгеләп үтә үз һөнәренең остасы. – Безнең һөнәребез хөрмәткә лаек, аның белән горурланырга мөмкин. 

фотоны Ринат Гыйсмәтуллин тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев