Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Һәрвакытта ярдәм итеп, киңәшен бирә

Ильинскида яшәүче сугыш һәм хез­мәт ветераны Николай Давыдовка якшәмбе көнне 90 яшь тулды.

(Тәтеш, 4 октябрь, «Тәтеш таңнары», Юлия КАЛИНИНА). Ул Красная Полянада туа, күп балалы гаиләдә беренче сабый була. Әнисе яшьли бакыйлыкка күчә, һәм Николай Александровичны үги анасы тәрбия­ләп үстерә. Бөек Ватан сугышы елларында, ул яшүсмер буларак, өлкәннәр белән беррәттән эшли. “Кырда да, урман әзерләүдә дә эшләдек, үлән дә чаптык. Ачлык-ялангачлык күрдек”, – дип искә төшерә юбиляр.

Сугыш тәмамлангач Калинин исемендәге колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, хәрби бурычын флотта үти. Армиядән кайткач, тракторчы булырга укый, һәм пенсиягә чыкканчы хуҗалыкта механизатор булып эшли.
“Без дүрт бала идек, һәрвакытта һәм һәр нәрсәдә безгә әти булышты. Ул хәзер дә әле ярдәм итеп, киңәшләрен бирә”, – ди ветеранның кызы Мария Мишунина. Николай Александровичның кайчак­ларда сә­ла­мәтлеге сынатса да, кулыннан килгән кадәр аңа хуҗалык­та ярдәм итә. Өстәвенә ул беркайчан да тәмәке тартмаган, исерткеч эчемлекләр кулланмаган һәм бик нык эшләгән. Озак яшәүнең сере дә шундадыр, мөгаен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев