Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Сабыйлар өчен ризыклар пешерә

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне.

Шәһәрле Елена Самаркина үзенең бөтен гомере “Каенкай” балалар бакчасы белән бәйле, ди. Һәм бу, чынлап та, шу­лай. Ул әлеге балалар бакчасында 37 елдан күбрәк хезмәт куя, шу­ның 35 елы – аш пешерүче булып. 

– Мәктәптә укы­ганда ук инде, җәйге ­ка­­­­­ни­кулга чыккан­ ва­­­кы­тта, ­“Каен­­­­кай”да ня­­неч­­ка ­булып эшли идем, һәм мәктәпне тә­мамлагач, әлеге балалар ­бакчасына няня булып эшкә урнаштым. ­Аннары поварлыкка укыдым һәм кабат яраткан балалар бакчасына эшкә килдем, – дип искә төшерә Елена ­Анатольевна. – Без өч аш пешерүче, мин – өлкәне. Балалар өчен иртәнге, төшке, җиңелчә тук­лану, кичке аш әзерлибез. Алар токмач, манный боткасы, токмачлы аш, щи һәм пәрәмәчләр бик яраталар, аны да шулай ук үзебез пешерәбез.    

Елена Анатольевна белдерүенчә, аш пешерүче буларак, аның өчен иң мөһиме, сабыйларның алар тарафыннан пешер­елгән бөтен ризыкларны да яратып ашавы.  

– Без әзерләгән ­барлык ризык­ларны да тәмле булган дип тукланалар икән, күңел шатлана, – ди тәҗрибәле аш пешерүче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев