Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Шәһәрле Лидия Сысоева районның хәрби комиссариатында чирек гасыр хезмәт куйган

8 апрель – ХӘРБИ КОМИССАРИАТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ.

(Тәтеш, 7 апрель, “Тәтеш таңнары”, Ләйсән Мантова). Лидия Сысоева тумышы белән Апас районыннан, шулай да ул Тәтеш ягын үзенең кече ватаны дип саный. Бирегә аны, ике яшьлек сабыйны, әти-әнисе алып килгән. Балачагы табигать гүзәллегенә төренгән һәм тормышта көч биреп торучы кодрәткә ия Садоводта узган.  

Лидия Александровна өчен әти-әнисе ватан­пәрвәрлек, өлкән буынга карата игътибарлы булуны тәрбияләүдә үрнәк ­булган. 
Ул Тәтештәге 2нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, совхоз-техникумда укып чыккан һәм бухгалтер белгечлеге алган. Әти-әнисе төгәл фәннәргә карата да мәхәббәт уяткан, шулай ук хезмәт сөючәнлеккә дә, җаваплылыкка һәм барыннан да биг­рәк үз-үзенә таләпчән булырга да өйрәткән.  

– Ирем белән Яр Чаллыга автосәнәгать комплексына киткән вакытлар да булды, бары тик Татарстаннан гына түгел, шулай ук бөтен илдән барлык яшьләр дә шунда барырга омтылды. Кире әйләнеп кайткач, Тәтештә ПУЖКХга баш икътисадчы булып эшкә урнаштым. Язмыш шулай язган булгандыр инде, хәрби комиссариатка чакырдылар, анда һөнәри психолог вазифасы бушаган иде. Шулай итеп, 1991 елдан алып 2008 елга кадәр чакырылыш яшендәге егетләр белән эшләдем, – дип сөйли ­Лидия Александровна.   

Хәрби комиссариат психологы – күзгә күренми торган үзенчәлекле, бик мөһим һәм җитди бурычларны башкара торган эш. Лидия Александровна һәрбер яшүсмер белән әңгәмә үткәргән, сөйләшү барышында нинди дә булса тайпылышлар ачык­ланган вакытлар да булган.

Психологик тестларны еш үткәргән, һөнәри юнәлеш, һөнәри сайлап алу белән шөгыльләнгән. Чөнки физик һәм психологик яктан сәламәт егет кенә хезмәткә яраклы дип санала.   

– Тәтештә күп егетләр хәрби хезмәт ту­рын­да хыялланды, шулай ук алар белән дә эшләр үткәрдек. Аннары безнең яшүс­мерләрнең хәрби училищеларга укырга керүләрен белгәч, күңелгә рәхәт була иде инде, әлбәттә, ә тәмамлаганнан соң, алар кадрдагы хәрбиләргә әйләнделәр. Хәрби хәрәкәтләрдән кайткан егетләргә гадәти тормышка җайлашып китәр өчен киңәшләр белән ярдәм иттем, ул әлегә кадәр йөрәктә әрнү булып тора, – дип ­уртаклаша Лидия Сысоева. 

2008 елда аны гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы вазифасына билгеләгәннәр. Лидия Александровна республикада мондый вазифага билгеләнүче тәүге хатын-кызларның берсе булган.

– Эш күләме зур, әмма мин аны белгәнгә, ул җиңел бирелде. Безнең коллектив элек тә  һәм  хәзер дә – бердәм, тату. Александр Иванович Ваньчушкин белән озак еллар бергә эшләдек, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Чакырылыш буенча эшләр хәрби комиссар Гарифуллин Фәнис Әлфәтович җитәкчелегендә оештырылган рәвештә алып барылды. Хезмәтең ошый икән, син шуның белән яшисең дә инде. Минем очракта да шулай: эш минем өчен һәрвакытта өстенлектә булды. Ирем аңлады, һәрчак транспорт белән дә, кирәк вакытта киңәше белән дә ярдәм итте. Хәрби комиссариатларда чакырылыш буенча егетләр белән эшләү ел дәвамында алып барыла. Аларның әти-әниләре белән дә күп аралашасың – бу киеренке халәт, һәрвакытта да барысы да җиңел генә булмый. Һәркемнең үз җаен табарга кирәк. Чакырылышның үзендә дә төрле хәлләр була, озату кичәләре вакытында да, җыю пунктына бару юлында да – озату барышындагы барлык күренешләрне хәтерлим. Лаеклы ялга чыктым һәм йокыдан иртә тормаска озак өйрәндем  – шәһәрдәге һәм райондагы барлык чакырылышларны шәхсән озата идем. Казандагы җыелу пунктына килгәч: “Тәтешлеләр килде. Димәк,  барысы да тәртиптә. Инде бердәм команда!” – дип әйткәнне ишеткәч, горурлык хисләре тоя идем. 

Бездә егетләр патриотлар. Бар кү­ңелләрен биреп хезмәт итәләр! Хәрби хезмәткә чакырылуның абруе күтәрелүенә сөенми мөмкин түгел. Бу егетләрнең хәрби бурычларын үтәү, белем алуларын дәвам иткәндә берничә ташлама алу, эшкә урнашканда үз мөмкинлекләрен арттыру теләге белән дә бәйле. Армиядә хезмәт итү кайбер ташламалар гына түгел, ул шулай ук зур тормыш тәҗрибәсе дә бирә. Егетләрнең армиядән хезмәт итеп кайткач, инде бөтенләй башкача, өлкәнәеп киткән кыяфәт белән хәрби комиссариатка килүләре, хезмәт итүләре турындагы тәэсирләре белән уртаклашулары безнең өчен күңелле мизгелләр була иде. Хәзер дә әле урамда очрагач, исәнләшәләр. Мине таныйлар, мин дә аларны таныйм – ­барысы да күңелгә якын, – дип билгеләп үтә Лидия Александровна.

фотоны Лидия Сысоева тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев