Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Шәһәрле Ольга Неплевская “Авангард” газетасы редакциясендә 30 елдан артык хезмәт иткән

Бүген – Татарстан Республикасы Матбугаты көне.

(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Ольга Неплевская гади хезмәткәрдән алып  мөхәррир урынбасарына кадәрге юлны үткән.

– Редакциядә әдәби хез­мәткәр вакансиясе барлыгын бел­гәч, мин, 20 яшьлек кыз, бирегә эшкә урнашырга килдем, моңа кадәр бер ел Киртәле мәктәбендә укытучы булып эшләдем, – дип сөйли матбугат ветераны. – Миңа шунда ук район мәдәният йорты агитбригадасы турында язарга куштылар, август ае иде, урып-җыю вакытының кызган чагы, язарга материал күп. Өстәвенә, рус теле һәм әдәбияты минем мәктәптә яраткан фәннәрем булды. Мәкаләне  җиңел язып чыктым. Сынауны үтеп, үзе­безнең җирле газетада эшли башладым.
Ольга Борисовна сүзләренә караганда, ул газетаның яңа санын әзерләүнең бөтен нечкәлекләрен белә, ә ул вакытта газета атнага өч тапкыр чыккан. Аңа барысы да кызыклы булган, барысына да төшенәсе килгән. Һәм аңа җаваплы секретарь вазифасын тәкъдим иткәч, ул үз өстенә зур җаваплылык алырга курыкмаган һәм әлеге вазифада 17 ел уңышлы хезмәт иткән.

Ольга Борисовна газета­ны тапшыру, аның дөрес һәм матур бизәлеше, редакция биремнәренең үтәлешен кон­трольдә тоту һәм нәтиҗәдә матбугатның бөтен әзерлеге өчен җавап биргән. Ә “Авангард”ны җир­ле ти­пог­рафиядә бас­тыргач, җа­ваплы секретарь, шрифтлар, линей­ка­лар, фотолар яхшы бастырылганмы, буяу­ны артык төшер­мәгәннәрме икәнлеген ачык­лар өчен, цехка ашыккан...

– Типография коллективы белән тыгыз элемтәдә эшләдек, – ди Ольга Неплевская. – Һәрвакыт аңлашу таптык, эчтәлек ягыннан да, башкару ягыннан да сыйфатлы газета чыгарырга тырыштык. Шундый очрак истә калган – без версткалаучы Галина Похлебкина белән Әлмәткә һөнәри осталык буенча кон­курс­ка бардык. Мин газета макетын төзедем, ул версткалады, һәм нәтиҗәдә без рес­публикада икенче урынны алдык. Ел нәтиҗәләре буенча безгә күчмә Кызыл байрак тапшырдылар. Ә тукыманы алып, төреп, өйгә алып кайту өчен безгә биргәч, без аның никадәрле авыр булуына шаккаттык. Аның белән лифтка кердек, ничәдер катны уздык, ә ул туктады, бер сәгать чамасы шулай утырдык. Шуннан бирле лифтта йөрмим.

Тәҗрибәле хезмәткәр район авылларында ничә мең чак­рым юл үткәннәрен, авыл хезмәтчәннәренең ничә йортында булып, нинди чараларда булганнарын искә ала.

– Бу хәл җәй көне булды, эсселеккә түзеп булмый, – дип сөйли Ольга Борисовна. – Без яңгыр чакыру йоласы үткәреләчәк Красный Восток авылына юл тоттык. Һәм син нәрсә дип уйлыйсың, яңгыр ява башлады, җитмәсә бик көчле итеп. Ә безгә кире кайтырга кирәк, ә юллар хәзер кебек яхшы түгел иде. Шәһәргә бик озак кайттык, аның каравы могҗизалар булуына шәхсән инандык.
Ольга Неплевская үз тормышында республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең кабул итүендә булуын тагын бер могҗиза дип саный. 
– Миңа һәрвакыт иҗти­магый эшчәнлек белән шө­гыльләнү ошый иде, – ди ул. – Озак еллар район хатын-кызлар советы әгъзасы булып тордым, аны Татьяна Торгашова җитәкләде. Үзе дә “Ел хатын-кызы” конкурсында катнашты. Делегация составында мине Муса Җәлил исемендәге театрда кабул итүгә чакырдылар. Барысы да бик тантаналы булды, Минтимер Шәрипович чыккач, бик дулкынландым. Ул хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны турында сөйләде, безгә хезмәтебез өчен рәхмәт белдерде, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Бу очрашу яңа казанышларга этәргеч булды.

Ольга Борисовна газета­ның компьютерда версткалау­га күчүе турында да сөйләде.

– Башта, әлбәттә, курыктык, барысы да ничек булачагын күз алдына да китерә алмадык. Барысы да берьюлы барып чыкмады, ләкин өйрәндек,  күндек, гел шулай эшләгән кебек тоелды, – дип раслый ул.

Ольга Борисовна берничә дистә ел иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәш­ләрен яхшы яктан гына искә төшерә. 

– Мөхәррир Мансур Гыйла­җевич Нигъмәтҗанов белән аңлашып эшләдек, ул белемле җитәкче һәм үз эшенең остасы иде, – дип уртаклаша ул. – Дубляж буенча мөхәррир Нурания Нурлыгаяновна Гарипова белән бер кабинетта утырдык, мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Һәм, гомумән, миңа үз эшенә тугры булган кешеләр белән аралашырга туры килде. Без шәп эшли һәм матур итеп ял итә дә белә идек. Матбугат көнендә, һава торышы әйбәт булса, табигатькә чыктык, ял иттек, уха пешердек, бадминтон уйнадык, яшьләр сценарий әзерләде, ветераннар үзара аралашты, яшәү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мин бү­генге көнгә кадәр безнең турыда онытмауларына, хәзерге коллективка чакыруларына шат, традицияләр күп еллар яшәсен иде әле. Мин яраткан эшем белән шөгыльләнә алуыма язмышыма рәхмәтле һәм бу вакытларны күп кенә кызык­лы вакыйгаларга һәм очрашуларга бай, гаҗәеп матур еллар дип саныйм.

фото: редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X