Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Шәһәрле Хәйдәр Габдуллин­ның хезмәт стажы – 40 елга якын

Район газетасы корреспондентлары “И. С. Казаков” КФХда булдылар.

(Тәтеш, 26 август, “Тәтеш таңнары”). Шәһәрле Хәйдәр Габдуллин­ның хезмәт стажы – 40 елга якын. Ул СПТУны, ә аннары авыл хуҗалыгы тех­никумының агрономия факультетын тәмам­лаган, башта агроном булып эшләгән, шуннан соң авыл хуҗалыгы техникумының өй­рә­тү хуҗалыгында производствоны укыту мастеры булган, хәзерге вакытта “И. С. Казаков” КФХда хезмәт куя.

– Хәзер, урып-җыю эшләре вакытында, минем вазифам – янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, тракторымның цистернасында су һәрвакытта әзер­лектә тора, – дип сөйли Хәйдәр Варис улы. – Зарурилык булганда шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын ремонтлыйм, кызу эш вакытында техника басып торырга тиеш түгел, бу зур югалтуларга китерергә мөмкин, хәзерге вакытта һәр минуты да кадерле. Миңа коллективта эшләве ошый, бездә кешеләр әйбәт. Кирәк чакта һәрвакыт ярдәм итәргә әзермен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва-2022