Сайлаган юлына тугры
Мәктәп җитәкчесе – вазифа гына түгел, бу зур җаваплылык, күпчелек балаларны илһамландыру һәм алар тормышына йогынты ясау мөмкинлеге дә.
Шәһәребездәге 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов – кодрәтле, иҗади һәм максатчан кеше.
Илдар Роберт улы Буа районының Иске Суыксу авылында туа. Һөнәр сайлау мәктәп директоры һәм физика укытучысы үрнәгендә билгеләнә, ул шулай ук фото түгәрәгенә җитәкчелек итә. Белем һәм иҗат белән илһамланган балалар һәрвакытта нәкъ тә менә шушы остазлар тирәсенә җыела торган була. Мәктәпне тәмамлагач, булачак директор физика-математика юнәлешен сайлый һәм педагогика институтына укырга керә. Әмма укуы армиядә хезмәт итү аркасында өзелә – Илдар Роберт улы Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Укуын армиядән кайткач кына тәмамларга туры килә.
Диплом алгач, 1988 елда яшь белгеч билгеләнеш буенча Тәтешкә кайта. Биредә физика укытучысына ихтыяҗ килеп чыга, берьюлы информатика фәнен дә таныту башлана. Шәһәрдәге 2нче урта мәктәптә алган беренче эш тәҗрибәсе булачак җитәкченең һөнәри тормышында мөһим этапка әйләнә. Озак та үтми мәгариф учреждениесенә пленкалы клавиатуралы беренче компьютерлар кайтарыла, ә мәктәп компьютерлаштыру буенча район укыту-методик үзәгенең базасына әверелә.
Илдар Фәткулловка 1нче урта мәктәп директоры вазифасы тәүге тапкыр 2001 елда йөкләнә. Ул вакытта коллективта 1 250гә якын хезмәткәр һәм укучы була. Һәм директор яңа эшне бик яхшы башкара. Ләкин аның тәҗрибәсе һәм югары оештыру сәләте эшчәнлекнең башка өлкәсендә дә кирәк була, шулай да берничә елдан соң ул яңадан мәктәп җитәкчелегенә кайта.
Мәгариф учреждениесе белән идарә итүдән тыш, ТРның атказанган укытучысы физикадан бик яхшы укытучы булып та тора. Аның турында хезмәттәшләре һәм кул астындагылары җылы фикерләрен белдерәләр, җитәкченең җаваплылыгын, ышанычлылыгын һәм кешелеклелеген билгеләп үтәләр.
– Илдар Робертович һәр укучыга якын килү җаен белә. Моңа лаек булганнарга мактау сүзләрен кызганмый. Ярдәмгә мохтаҗ булучыларга булышачак. Җитәкчебез искелекне, бер урында туктап торуны яратмый һәм бары тик эшкә иҗади якын килүне генә хуплый, – диләр хезмәттәшләре директор турында.
Илдар Роберт улының хатыны, атказанган мәгариф хезмәткәре Сария Хәнәфи кызы да үз һөнәренә утыз елдан күбрәк гомерен багышлаган. Компьютерлар һәм мәгълүмати технологияләр арасында үскән уллары Айдар башка юл белән китәргә булган, әмма Фәткулловлар гаиләсе укытучылар династиясен оныклары дәвам итәр дип өметләнә.
Кырыслык турындагы сорауга җавап биреп, Илдар Роберт улы гадел укытучы булырга тырышуын әйтә. Аның фикеренчә, үз фәнеңне һәм балаларны чын күңелдән ярату педагогның иң мөһим сыйфатлары булып тора. Балалар укытучы профессионализмының үзенчәлекле индикаторы булып, аларның эчкерсезлеген шундук билгеләргә сәләтле.
Мәктәп директоры Илдар Фәткуллов сайлаган юлына тугры кала, укучылар һәм педагогика коллективының үсеше өчен мөмкин булганның барысын да эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев