Сәламәтләнер өчен – поликлиникага
Районда яшәүчеләр диагноз кую һәм дәвалау билгеләү өчен беренче чиратта Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасының медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
“Мин сайлаган һөнәр – иң кирәклесе”
Альбина Фазлыева, Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары, табиб-эндокринолог:
– Мәктәптә укыганда ук инде мин медицина өлкәсендә эшләргә һәм кешеләргә файда китерергә хыялландым. Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” китабын күп тапкырлар укып чыктым, табибларның тормыш зирәклеге һәм һөнәри осталыгы белән соклана идем. Мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамладым да, документларны бер дә икеләнеп тормыйча, Казан медицина университетының дәвалау факультетына тапшырдым. Алты ел уку, интернатура һәм ординатура бер мизгелдәй үтеп китте. Белгечлегем буенча Казанда 20 елдан артык эшләгәннән соң, үземнең тормышымны кискен үзгәртергә һәм Иделнең матур биек ярына урнашкан туган шәһәремә кайтырга булдым. Ике ел дәвамында Олы Тархан участок хастаханәсендә баш табиб булып эшләгәндә мине һәркемнең җаен һәм кирәкле сүзләрне таба белергә өйрәттеләр. Шул ук вакытта мин беркайчан да үземнең табиблык тәҗрибәмнән тайпылмадым. Һәр көнне үземнең пациентларга медицина тикшерүләрен вакытында үтәргә, табибка күренүне беркайчан да озакка сузмаска кирәклеге турындагы мәгълүматны җиткерергә тырышам. Үз хезмәтемнең уңай нәтиҗәләрен һәм авыруларның кызыксынуын күргәч, минем тарафтан сайланган һөнәрнең иң кирәклесе икәнлеген аңлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев