Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Сәләтләрен ачарга ярдәм итә

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне

Алина Суркова,  “Әкият” балалар бакчасында музыка җитәкчесе:
– Миңа ­балачактан ук музыка һәм сән­гать­нең тылсымлы дөнь­ясына ­кагылу бә­хете насыйп ­булды. Кечкенәдән үк мин еш кына әнием баш­ка­руындагы җыр­­­ларны ­ишетеп үстем, алар минем җаныма үтеп керделәр һәм минем киләчәк язмышымны бил­геләделәр.
Бала ­чагымда бик еш туган авы­лымның мә­дәният йорты сәхнә­сендә җыр­ладым, шул вакытта ук музыка мине гомер буе озата барачагын аңладым.

Музыкант булу хыялы­на юлымны мин Согыт авы­лындагы музыка мәк­тә­бендә башлап җибәрдем. Урта мәк­тәпне тәмамлагач, педагогика уни­верситетының музыка-педагогика ­факультетына укырга ­кердем. 
Минем хезмәт эшчәнлеге Тәтештәге педагогика училищесының музыка бүлеге укытучысы буларак башланды.

 Тәтешнең педагогика училищесы студентлары белән шәһәрдәге мәктәпкәчә белем ­бирү учреждениеләрендә педагогика ­практикасын үткәндә миңа кечкенә балаларның ачык күңеллелеген һәм ­эчкерсезлеген күрергә туры килде. Һәм менә шул вакытта мин “Әкият” балалар бакчасында музыка җитәкчесе ­булырга уйладым, анда инде 25 ел хезмәт куям. 

Минем хезмәтем – балалар белән аралашу, алар музыка дөньясы­на ­чумып, миңа үз­ләренең тирән мә­хәббәтләрен,  ­ иҗади эшләү мөм­кинлеген бүләк итә­ләр. Минем өчен иң мө­һиме – һәр көн ба­ла­лар­да аларның яшеренгән сә­ләт­­ләрен ачу, үз уңыш­ларына шатлануларын күрү.
Баланың синең күз алдыңда ачылуы,  кечкенә артистка әверелүе күңелгә җылылык һәм шатлык өсти.

Музыка сәнгате белән мавыккан сабыйлар балалар сәнгать мәктәбендә, түгәрәкләрдә, студияләрдә ­белем алуларын дәвам итә. 
Мин тәрбия­лә­нү­­челәремнең кем б­улачагын, үз гомерләрен нинди һө­нәргә багышлая­чакларын алдан әй­тә алмыйм. ­Минем өчен иң мөһиме – хәзерге вакытта ­аларга сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев