Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Сатучы игътибарлы һәм ягымлы булырга тиеш

Рафия Хәбибуллина – белеме буенча икътисадчы. Ул икмәк кабул итү предприятиесендә ун ел хезмәт куйган һәм менә инде 9 ел шәһәрдәге кибетләрнең берсендә сатучы булып эшли.

(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары”). 

–     Минем вазифама сатып алучыларга кирәкле товар сайлаганда ярдәм итү, кассада мөмкин кадәр игътибарлы булу, товарларны киштәләргә тезү, аның сатуда булуын карап тору, саклану вакытын тикшерү, сыйфатлы һәм бәясе булу, әйбер өслекләрен чис­та һәм берке­телгән урыннарны тәр­типтә тоту керә. Кешеләр белән арала­шу, дус коллектив белән үзара ярдәм­ләшеп эшләү барыннан да бигрәк канәгатьлек китерә, биредә һәркем ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер тора.  

Сатучы һөнәренең шулай ук тискәре яклары да бар, бу хакта оны­тырга ярамый: сатып алучыларның каршылык һәм ­шикаять бел­дерүләре, күп сә­гатьлек эш сменасы.

Кайчакларда сатып алучыларга яраклашу ягын эзләргә туры килә, бу бер дә җиңелләрдән түгел. Ләкин кешеләрнең сатып алган әй­бердән бәхетле һәм канә­гать булуын күргәч, юкка гына эшләмәвеңне аңлыйсың, – ди Рафия Сәми­гулла кызы. – Минем бурыч – һәрвакыт күз алдында булу, тиз һәм төгәл эшләү, моның белән беррәттән ягымлы, игътибарлы, аралашучан кеше булып калу. 

Сатып алучыларга кайгыртучанлык һәм түземлек күрсәтү чиктән тыш мөһим, чөнки бу уңышлы эшләүнең гарантиясе булып тора.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев