Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Сатып алучыга – ягымлы итеп

28 июль – Сәүдә хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова, автор фотосы). Сәүдә хезмәткәрләре белән без көн саен диярлек очрашабыз. Кайбер сәүдә нокталарына керү аеруча да күңелле, һәм бу күп яктан сатучыларга да бәйле.

Таисия Никушина – шундыйларның берсе, аның хезмәт стажы кырык елга якын тәшкил итә. Шәһәрлеләр һәм районыбыз авылларындагы  кешеләр әлеге ягымлы, мөлаем, һәр  сатып алучыны якын кешеседәй каршылаган хатын-кызны беләдер, мөгаен. Тәтешлеләрнең күбесенең аңа назлы итеп “Таечка” дип эндәшүләре юкка гына түгел.

“Сатучы булу – минем балачак хыялым, – дип сөйли тумышы белән Килдештә үскән ханым. – Безнең кибеттә Абмаевларның гаилә пары – Володя абый белән Катя апа эшләде. Алар кибет бусагасын атлап кергән һәркемгә ихластан сөенәләр, балалар белән шаярып сөйләшә, өлкәннәр белән уртак тел таба беләләр иде, әле тагын миңа тоттырган икмәкнең хуш исен беркайчан да онытмыйм. Өйдә дусларым белән “кибет-кибет” уйный идек, мин авылдашларыма охшарга ­тырыштым”.

Кыз сигезьеллыктан соң Казандагы сәүдә училищесына укырга керә һәм Тәтешкә дипломлы белгеч булып кайта.

“Хезмәт эшчәнлегемнең күп өлеше райондагы кулланучылар җәмгыятенең зур кибетендә узды, бу бик зур абруй – шәһәр үзәге, – ди Таисия Павловна. – Раи­са Игнатьева, Раиса Панькова, ­Татьяна Торгашова, Надежда Зябченко, Евгения Николаева, Нурсинә Әсәдуллина, Зоя Козловалар коллективына әйтерсең лә кичә генә килеп кергәндәй тоела. Кыз туганнар сыман тату, аңлашып һәм үзара ярдәмләшеп эшләдек, әлегә кадәр ­очрашабыз”. 

Сәүдә ветераны узган гасырда ничек итеп төймәдә исәпләүләрен, Ульяндагы кондитер фабрикасына татлы ашамлыкларга үзләре баруын, ә Буага тәмле прәннекләр алып кайтырга йөрүләрен, товарны да үзләре төргәкләүләрен искә ала. Товар белгечен, төргәкләүче берәмлеген тора-бара гына керткәннәр, саклык банкына акчаны да үзләре тапшырганнар.

Вакыт уза – төймәләрне контроль-касса аппаратлары алыштыр­ды, элекке базарга зур дулкындай импорт продукциясе килеп  тулды, ә таләпләр элеккечә калды – озатып бару-товар документларына аерым игътибар бүлеп бирелә.

“Хәзер күп кенә кибетләрдә үз-үзеңә хезмәт күрсәтелә, һәм бу, сатып алучы өчен бик уңайлы дип саныйм, чөнки һәркем дә сатучыдан киштә аркылы бөтен әйберне дә сорап тормый бит инде, ә биредә, рәхим ит, барысы да күз алдында. Әгәр яңа товар килсә, сатучы аларны һәрвакытта тәкъдим итәргә тиеш, игълан – сәүдәнең хәрәкәте”, – ди елмаеп тәҗрибәле хезмәткәр.

Соңгы елларда, лаеклы ялга китәр алдыннан, Елена Макарова, ­Тать­яна Йосыпова, Вера Трифонова, Ольга Швабауэр белән бердәм коллективта, язмабыз героинясының яшьлек елларындагы кебек, аларның эш урынында, үзара ярдәмләшү һәм ихтирам итүнең матур гадәте яши, ә сатып алучыларга карата игътибарлылык һәм аралашучанлык һәрвакыттагыча дәвам итә.

“Эшкә бәйрәмгә баргандай ашкына идем, кешеләр белән аралашу ошады. Кемгәдер, әнисенә ярдәм итә дип, баласын мактадым, өлкәннәрдән тагын берәр әйбер сатып алырга онытмадыгызмы дип сорый идем. Сатып алучы кибеттән канәгатьлек хисе белән чыгарга тиеш. Әгәр танышларны күрсәм әлегә кадәр хәлләре ничек булуын сорыйм, чөнки өлкән буын өчен иң кыйммәтлесе – игътибар”, – дип уртаклаша Таисия.

Быел да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә Таисия Павловнаның игелекле ахирәтләре зур гаиләдәй, мул табын янында очрашачак, аларга шатлык өстәгән хезмәт еллары турында искә алачаклар, балалары, оныклары хакында сөйләшәчәкләр, һәм хәзерге хезмәттәшләренә сәламәтлек, яхшы күңелле сатып алучылар, иминлек теләячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев