Сергей Селюков кырлардагы җирне алтынчы сезон сөрә, чәчә, тырмалый
“Нива” хуҗалыгы җитәкчелеге предприятиенең матди-техник базасын җиһазландыруга зур игътибар бүлеп бирә, хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, иң мөһиме, җитәкче Марат Фазлыев әйтүенчә, коллектив эшкә сәләтле.
(Тәтеш, 25 май, “Тәтеш таңнары”).
Сергей Селюков кырлардагы җирне алтынчы сезон сөрә, чәчә, тырмалый. Механизатор карамагында – трактор, сабан һәм кыскасы, үзе яланаяк йөгереп үскән иксез-чиксез кырлар.
Майның беренче өч көнендә, башкалар ял иткән арада, механизатор 250 гектар чәчкән.
Туган җиренә үзен туендырган өчен рәхмәт белдерә. Биредән беркая да китәргә теләми. Ул, җир үзенең мул уңышы белән сөендерсен өчен, киләчәктә дә туган ягы басуларында җир сөрергә ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев