Шәһәрле Лидия Тюрина районның почта элемтәсендә кырык елга якын эшләгән
10 июль – Россия почтасы көне.
(Тәтеш, 8 июль, “Тәтеш таңнары”). Иске Сумароковода туып-үскән кыз сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң эшли башлаган.
– Мине бездән биш чакрымда урнашкан Кызыл Йолдыз поселогына почтальон итеп билгеләп куйдылар, – дип искә төшерә ул. – Миңа әле нибары 15 яшь иде, шулай да, барысы белән дә танышып чыктым. Җәен – җәяү, йә велосипедта барып йөрдем, кышын – чаңгыда. Ул чакта кеше күп булды, совхоз эшләде, аның директоры Александр Сергеевич Рыжов иде.
Лидия үзенең гомерлек яры Дмитрийны да эштә очраткан, аның тормыш пары Тәтеш районының почта элемтәсе узелында озатып йөрүче булып эшләгән.
– Өйләнештек, эшемне дәвам иттем, – дип уртаклаша хатын-кыз, – миңа икенче участок бирделәр, аннары бишенчегә – Островский, Степан Разин, Лермонтов, учхозга күчерделәр. Почтальонның сумкасы җиңел түгел иде, “Авангард”ны гына да атнага өч тапкыр 300шәр данә тараттык. Халык газета-журналларны күп яздырды.
Лидия Ивановна почта стажының тугыз елын сортировкалаучы булып эшләгән.
– Минем белән бергә тәҗрибәле остазлар Мария Прокофьева белән Нина Лизунова хезмәт куйдылар, алар инде бакыйлыкка күчтеләр, әйбәт хатын-кызлар иде. Без ике сменада – иртәнге сәгать 6дан сәгать 1гә кадәр һәм сәгать бердән кичке сигезгә кадәр эшләдек. Корреспонденцияләр күп иде, аеруча да Яңа ел вакытында һәм башка бәйрәм даталарында открыткалар бик күп килде, почта әрҗәләренә куеп кына өлгер, шәһәр буенча гына да сигез участок иде, әле тагын почтага килгәнне район авылларына да аерым җыеп җибәрергә кирәк булды. Игътибарлылык, хәтернең яхшы булуы, тиз эшләү зарур иде, әгәр ялгышсаң, башка адреска җибәрсәң – бу брак, – дип сөйли Лидия Ивановна.
Әмма шулай да, әңгәмәдәшем әйтүенчә, почтальон вазифасы аның күңеленә якын.
– Үз участогымдагы барлык урамнарны, сукмакларны биш бармагымдай белдем, өстәмә пунктларда мине өчешәр сумка көтә иде, – ди ул. – Мин йөреп чыккан кешеләр күңелемә якынга әйләнделәр, мине һәрчак елмаеп каршыладылар. СМУның элекке директоры Иван Васильевич Лисов хәзергедәй күз алдымда тора, ул һәрчак: “Безнең Лида буенча сәгатьне чагыштырырга була”, – дип әйтә иде. Хезмәтемне һәм үземне хөрмәтләгәннәре өчен күңелем була иде, әлбәттә. Мине аеруча да өлкән, ялгыз кешеләр көтеп тордылар, пенсияне яки коммуналь түләүләргә кәгазьләрне биргән арада чәй эчәргә тәкъдим итәләр, ә шунда инде үзләренең борчуларын сөйлиләр, шатлыкларын уртаклашалар иде, төрлесе булды.
Районның почта элемтәсе ветераны пенсиядә буларак, кайчандыр аның участогындагы кешеләр кебек, хәзер инде үзенең дә почтальонын көтә.
– Безнең Оленька Андреева – молодец, – ди Лидия Ивановна, – пөхтә, мөлаем, без аны барыбыз да яратабыз һәм ихтирам итәбез, хезмәттәшем белән минем дә сөйләшер сүзләрем бар.
Язма героемның ахирәте Мария Газеева да әңгәмәгә кушылды:
– Әйе, безнең почтальон искиткеч, Лидочка да эшендә шундый ук иде. Без бит Лида белән балачактан ук бергә. Ул игелекле, киң күңелле, һәрчак ярдәм итәчәк, кыскасы – алтын кеше.
Почта элемтәсе ветераны әйтүенчә, озак еллар җиңел булмаган хезмәт сәламәтлегенә тәэсир иткән – кыен гына хәрәкәтләнә, шулай да аралашучанлыгы һәм рух күтәренкелеге аны гомер буе озата бара, авырлыклар белән көрәшергә ярдәм итә. Балалары аны кайгырталар, әгәр берәр әйбер сатып алырга кирәк булса – ярдәмчел күршеләре булышалар.
– Мин гомерем буе кешеләр белән һәм кешеләр өчен эшләдем, – ди Лидия Ивановна. – Ул елларны күңел җылылыгы һәм шатланып искә алуым белән бәхетлемен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев