Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Шура апаның токмачларын бар да яраткан

Тәтешле Сатирә Әпсәләмованың балачагы утлы сугыш елларына туры килгәнлектән, ул вакытларны бәхетле дип әйтеп булмый.

 (Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы) ). Тәтешле Сатирә Әпсәләмованың балачагы утлы сугыш елларына туры килгәнлектән, ул вакытларны бәхетле дип әйтеп булмый.

Ул 1929 елда Тәтештәге Пролетар урамында күп балалы гаиләдә туа. Кызчыкка дүрт яшь чагында әтисе вафат була.

“Сугыш турында нәрсә сөйләргә? Сез болай да беләсез: барысы да шул чактагы кебек, мохтаҗлыкта яшәде. Ачлыкта көн күрдек, өйдә бер бөртек икмәк юк чаклар да булды, кием хакында әйтеп тә торасы түгел: әни бервакыт миңа капчыктан күлмәк теккән иде. Җиңү көнен яхшы хәтерлим һәм бу хакта оныкларга да сөйлим. Иртәнге таң сызылды, яктырды. Таныш бер хатын-кыз безгә йөгереп керде дә сугыш тәмамланган диде. Кибет каршында кара репродуктор эленеп торды, аның тирәсенә ул чакта бик күп кеше җыела иде. Сталин сөйләде, яхшы тормыш вәгъдә итте. Безнең күршебез Галя апа Халитованың бер көн элек ире һәлак булды. Ул өч кызын кочаклап, өй каршындагы эскәмиядә зар елады”, – дип сөйли Сатирә Гали кызы. Сугыштан соң да беренче вакытта яшәүләре җиңел булмый. Иртә таңнан кибет янына ипигә дип ничек чират тезелүен, һәркайсы үзенең тәртип санын уч төбенә язып куйганын искә төшерде ул. “Бервакыт миңа рентген кабинетында эшләргә тәкъдим иттеләр. Ризалаштым, шунда, бүлмәдә яшәдем дә, чөнки безнең йорт бик тә иске иде. Аннары балалар бакчасында тугыз ел аш пешерүче булып хезмәт куйдым. Аз түләделәр, ресторанга урнашырга киттем, шунда ук алдылар”, – дип дәвам итә сөйләвен Сатирә Гали кызы. 
Яңа урында өч ай эшли, планны үтәгән өчен 30 сум премия бирәләр, аңа шкаф һәм комод сатып ала, алар әлегә кадәр әбинең уңайлы йортындагы аш-су бүлмәсендә тора. Бригадир, Ленин ордены бүләгенә ия Анна Михайловна Ракова аны ризыклар әзерләү осталыгына өйрәтә. Шура апаның, Сатирә Гали кызын нәкъ тә менә шулай дип йөрткәннәр, үзе ясап кискән токмачлары сатып алучылар арасында зур сорау белән кулланылган һәм барысы да яраткан. Ресторанга килүчеләр һәрвакытта күп булган, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр өчен бик еш заказга да әзерләргә туры килгән. Аларның кайберләренең өстенлекләрен хәзергә кадәр хәтерли: “Коймак юка гына булырга тиеш, фарш – йомшак, ә берәү һәрвакытта сөттә пешерелгән токмач ала иде. Рестораннан барысы да канәгать китте, “Теләкләр һәм тәкъдимнәр” китабында рәхмәт сүзләре бик күп булды”. Җәмәгать туклануы хезмәткәрләре бригадасы турында район һәм респуб­лика басмаларында язганнар.

Сатирә Гали кызына октябрьдә 90 яшь тула. Аның ике кызы, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Олы яшьтә булуга да карамастан, аңа яшелчә бакчасында эшләү ошый: быел хәтта тәмләткеч үлән дә утырткан. Ә үстерелгән яшелчәләрдән төрле әйберләр ясый. Якыннары һәм туганнары аның салкын ысул белән тозлаган кыярларын бик яраталар икән, ул аның рецептын гәҗит укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев