Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Симаковларга тиңләшәләр

Чуаш Чагылдымыннан ирле-хатынлы Марина һәм Александр Симаковлар – үзләренең авылындагы җәмәгать эшләрендә актив катнашалар.

(Тәтеш, 3 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова).
Марина ­Григорьевна авылга 30 елдан артык элек яшь белгеч булып кайткан һәм хәзер биредә аның өчен барысы да күңеленә якын.

– Мин үзем Апас районыннан, – дип сөйли ул. – Өлкән апам үрнәгендә Тәтеш педагогия училищесына укырга кердем, аны тә­мамлагач, билгеләнеш буенча Чуаш Чурапанына җи­бәрделәр. Күрше Чуаш Ча­­гылдымында яшәүче Алек­сандр белән очраклы гына оч­рашуым язмышымда бәхетле борылыш булды.
Александр ­Михайлович үзе дә хатыны белән килешә, чөнки алар очрашмаска да мөмкин булганнар. Армиядә хезмәт итеп кайткач, егет башта Воркутага эшкә китә, аннары Ульяновскига күчә,  шулай да аны туган җире үзенә тарта, шуңа күрә ата-анасы йортына кайтырга була, алар менә шулай ­очрашалар.
Яшьләр өйләнешкәч, ире­нең әти-әнисе белән яши башлыйлар.

– Мин каенанам Екатерина Алексеевна хезмәт куйган аз комплектлы башлангыч мәктәпкә укытучы булып эшкә күчтем, – ди Марина Григорьевна. – Гаиләсенә җылы итеп каршы алганы өчен дә, бәяләп бетергесез педагогия тәҗрибәсе өчен дә мин аңа рәхмәтле.

Егерме биш еллык педагогия стажы булган Марина Григорьевна әйтүенчә, ул үз эшен чын  күңелдән ­яраткан.

– Безнең мәктәп кечкенә, уңайлы иде, иң күбе 10 бала укыды, – дип искә төше­рә ул. – Балалар белән һәр­вакытта ихлас аралаштык. Без мәктәптә бер гаиләдәй булдык. Укучылардан һәм аларның әти-әниләреннән һәрвакыт ярдәм тойдык. Очрашабыз, аралашабыз, күңелдә булган якты хатирәләр белән уртак­лашабыз. Авыл балалары хәзер Бакырчы мәктәбенә барып укыйлар.

Гаилә башлыгы Александр Михайлович 20 ел эчке эшләрдә хезмәт иткән, Олы Тарханда участковый булган. Территориясе буенча зур участок күп вакытны таләп иткән, өстәвенә, ул вакытта транспорт та булмаган, аны җәяү йөреп чыккан. Барлык кешеләрне дә белгән, төрле кешеләр – төрле язмышлар, һәм һәрвакыт барысын да аң­ларга тырышкан. Ир-атка Төньяк Кавказда хәрби хә­рәкәтләрдә катнашырга туры килгән, һәм ул үз бурычын намус белән үтәгән.

Симаковларның тату гаи­ләсендә кызлары Екатерина үскән, хәзер ул кияүдә, Казанда яши, оныклары София әбисе белән бабасы өчен зур шатлык. Якыннары кайткан көнне өйдә бәйрәм – пирог исләре аңкый һәм баланың шат авазлары тынып ­тормый.

Авыл кешеләренең йорт хуҗалыгы мәшәкать­лә­рен­нән тыш та тик утырырга вакытлары калмый – Марина Григорьевна берничә ел инде хат ташучы булып эшли, “Пилеш” фольклор коллективы әгъзасы булып тора. Александр Михайлович лаеклы ялда булса да, гел эштә. Өч ел элек аны авыл старостасы итеп сайлаганнар. Ир-ат фикеренчә, халык үзенең кече ватанын төзекләндерү турында кайгыртырга тиеш һәм урамнарда, зиратта, буада өмәләр оештыралар. Кешеләр аңа тартылалар, киңәш, ярдәм сорап киләләр, үзләре дә төрле мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтәләр. Быел үзара салым акчасына зиратка кирәк-яраклар кую өчен үз көчләре белән бина төзегәннәр, киләсе елга урмандагы чиш­мәне ремонтларга җые­налар. 

– Егет­ләребез бик булганнар, ярдәмчелләр, осталар һәм һәрчак булышырга әзер торалар, – ди Александр ­Михайлович.
Симаковлар гаиләсе авыл өчен җан атып яши, башка кешеләрдән дә аңлау табабыз, монда халык тату яши, диләр алар.

 Луиза Семенова әй­түенчә, ир белән хатын яши торган Чапаев урамы – иң пөхтә урамнарның берсе. Алар үрнәгендә башка кешеләр дә үз йортларын һәм йорт тирәләрен төзекләндерергә тырышалар һәм: “Без Симаковларга тиңләшәбез”, – диләр.

фото Симаковлар архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев