Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Сәламәтлекне кайгыртып

Олы Шәмәк табиблык амбулатория­сендә җиде кешелек коллектив хезмәт куя, кешеләрнең сәламәтлеге дә, шулай ук авылда яшәүчеләрнең гомере дә еш кына аларга бәйле.

(Тәтеш, 31 июль, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотолары) ). Олы Шәмәк табиблык амбулатория­сендә җиде кешелек коллектив хезмәт куя, кешеләрнең сәламәтлеге дә, шулай ук авылда яшәүчеләрнең гомере дә еш кына аларга бәйле. 

Бина коридорларында – чисталык һәм тәртип, палаталардан дәваланучыларның ашыкмый гына сөйләшкәннәре ишетелә. Килүебез медицина хезмәткәрләрен шактый гаҗәпкә калдырды, чөнки кисәтеп тормыйча гына барырга булдык. Коллективның күпчелек өлеше – отпус­када, эш урыннарында – көндезге стационарның шәфкать туташы Галина Дедушкина белән фельдшер-лаборант Наталь Эккемеева гына. “Хас­таханә башта 50 урынга исәпләнгән иде, аннары – 15кә, шуннан соң аны яптылар – ул вакытларда кешеләр бик борчылды. Хәзер бездә көндезге стационар – өч урынлы амбулатория. Дәваланучлар, нигездә, өлкән кешеләр, кан басымы һәм йөрәк-кан тамырлары чирләре белән интегүчеләр, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге кышын һәм көзен була”, – дип сөйли Галина Петровна. Ул медицина учреждениесендә, участок шәфкать туташы Галина Лашманова кебек, утыз елдан артык эшли. Күптән түгел генә пенсиягә чыккан ТРның атказанган табибы Валерий Лашмановны хезмәттәшләре дә, дәваланучылар да бик хөрмәт итә, аны яшь белгеч Регина Кильганова алыштырган. Өлкән шәфкать туташы Людмила Свидетелева, санитарка Людмила Запасова, шофер Геннадий Воробьев  амбулаториядә берничә елдан бирле хезмәт куя. Өстәвенә, Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы Равия Рәхимова көндезге стационарны алып бара.

Олы һәм Кече Шәмәктә, Олы һәм Кече Бисәрдә, Олы һәм Кече Тормыда, Зур Әтрәчтә, Кушкуй һәм Чолыда яшәүчеләр Олы Шәмәк табиблык амбулаториясе коллективының кү­­зә­түе астында тора. Медицина хезмәткәрләре карамагында – ашыгыч ярдәм машинасы, алар чакыруларга чыга. Дөрес, пычракта яки буранда кайбер авырулар янына җәяүләп барырга да туры килә икән.

Авылдагы медицина учреждениесенең үз лабораториясе бар, ул кайбер анализларны урында ук ясарга һәм кыска вакыт эчендә нәтиҗә алырга мөмкинлек бирә: бу кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә кагылган очракта бик мөһим.

“Бүгенге көндә барлык урыннар да тулы. Көндезге стационарда дәваланган олы­шәмәклеләр сихәт алганнан соң өйлә­ренә үзләре кайтып җитә ала, ә менә башка авыллардан килгән кешеләрнең инде кайвакытларда транспорт белән мәшәкатьләр килеп туа”, – ди Галина Пет­ровна. 

Эш көненең кызган чагы, шуңа күрә ул палатага ашыга: өлкән яшьтәге ханымга кайбер дәвалау ысулларын башкарырга кирәк. Сырхаулап килүчеләр белән аралашу мөмкинлегеннән файдаланыр өчен шәфкать туташы артыннан иярәм. “Ярдәм сорап аларга еш мөрәҗәгать итәм, коллектив бик игътибарлы. Хастаханә якында булу уңайлы, чөнки Тәтешкә барырга бөтен кешенең дә машинасы юк”, – дип уртаклаша пенсионер Галина ханым.

Саубуллашып, амбулатория бинасыннан чыгабыз һәм пөхтә итеп киселгән куаклар арасындагы сукмак буйлап, капкага таба атлыйбыз, анда ашыгыч ярдәм машинасы үз сәгатен көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев