Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Әсәрләре тормыштан алына

Иҗат итәр өчен күңел байлыгы һәм әйтеп бетергесез илһам чыганагы кирәк.

(Тәтеш,  9 декабрь, Тәтеш таңнары, Сания СӘМИГУЛЛИНА, автор фотосы). Бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы Һади Кәримов бүгенге көндә Келәштә гомер кичерә. Аның белән мин быелгы гыйнвар кышының зыкы, агачлар бәскә сарган бик матур көннәрнең берсендә авыл китап­ханәсендә очраштым. Ул тый­нак кына, серле елмаеп каршылады. Әңгәмәбез әлбәттә инде аның туган якларыннан башланды.

Һади Бари улы тумышы белән Башкортстанның Учалы районы Ахун авылыннан. Ишле гаиләдә алтынчы бала булып үскән малай, шушы авылда 10нчы сыйныф тәмамлагач, Бөре педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетына укыр­га керә. Аннары дипломлы яшь белгеч юллама буенча Аскан районы Күнчәк авылына укытучы итеп җибәрелә.

– Шунда гомер буе мәктәптә балаларга белем бирдем. Хатыным Альбина белән дә биредә таныштык. Яшь чак, матур вакытлар иде. Аннары өйләнешеп, гаилә корып җибәрдек.   Ул да мөгаллимә булып хезмәт куйды. Бер егет һәм бер кыз тәрбияләп үстердек. Биш оныгыбыз матур гына үсеп килә, – диде Һади абый. – Иҗатымның чишмә башы да әлеге мәктәптә башланды. Аны “Балачакка мәдхия” дип исемләгәнем хәтердә. 

Шуннан соң аның хикәяләре төрле гәҗит-журналларда басыла башлый. “Принцлар һәм принцессалар”, “Лашбайга сәяхәт”, “Шаяру” һәм башка күп кенә повестьлары бер-бер артлы дөнья күрүен дәвам итә. Шул еллар эчендә аның тарафыннан утызлап повесть, хикәя үз укучысын таба. Беренче китап басылып чыгу шатлыгын да кичерә ул. Ә аннары инде Кәримовлар безнең республикада яшәргә күченәләр. Биредә ул Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы итеп кабул ителә. Һәм “Ак күгәрчен, күк күгәрчен” китабы басыла. 

– Хәзерге вакытта нәшриятта тагын бер китабым үз чираты җитүен көтеп ята. Иҗатым республика матбугатында ел әйләнәсе чыгып тора. Соңгы вакытларда кыска хикәяләргә игътибар бирә башладым. Сәламәтлек һәм исәнлек булса, алгы көннәрдә дә иҗаттан аерылмам дигән өмет белән яшим, – диде шагыйрь тыйнак итеп.
Әлбәттә, корреспондент хал­­кы кызыксынучан була. Күңелне “чеметтереп” торган берничә сорауга җавап ишетәсе килү теләге миңа да тынгылык бирмәде.

– Кәрим Кара дип йөртелүче тәхәллүсегезне нинди мәгъ­нәдән чыгып куйдыгыз? – дим.

– Крестьян баласы буларак, үземне җир кешесе дип саныйм. Шуңа күрә купшы сүзләр эзләмәдем, гади итеп Кара исемен сайлап куйдым, – диде ул елмаеп.

– Туган якларыгызга кайтасызмы?

– Ел саен түгел, әмма туып-үскән җиремне күреп килергә тырышам. Анда туганнарым яши. Алар белән күрешәсе килә.
– Хикәя, повестьларыгызга теманы кайдан аласыз, үзегезнең тормыштан яки башкалар язмышыннанмы? 

– Төрлесе бар. Гыйбрәтле хәл­­ләрнең күбесе тормыш тәҗрибәсеннән алынадар, мө­гаен. Иң мөһиме – язган иҗатым укучыларның йөрәгенә барып җитеп, аларда хис-кичерешләр, тирән тәэ­сирләр уята алса, шуның белән бик бәхетлемен. Сүз уңаеннан, Келәш шәхсән миңа бик тә ошый. Биредә игелекле халык яши, табигате матур, иҗатыма илһам өстәп торырлык җир дип саныйм аны. Бу якларга мин ныклап, күңелем белән беректем, аны яратырга өлгердем, – диде Һади Бари улы әңгәмә азагында.

Язучы белән булган гамьле аралашуны, әлбәттә, иң күркәм мизгелләргә тиңләп була. Аның киләчәктә чыгачак әсәрләрен күрергә һәм укырга насыйп булсын иде. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев