Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Стендка ату – аның яшәеше

Андрей Кушагин Тәтештәге стендка ату мәктәбенә 10 елдан күбрәк җитәкчелек итә.

(Тәтеш, 27 март, “Тәтеш таңнары”). 
Стендка ату мәктә­бенә ул тугыз яшендә килгән, тренер Сер­гей Протасовта шөгыль­ләнгән. 1994 елда Тәтешнең педагогия училищесын, 2000 елда педагогия универ­ситетын тәмамлаган. Чечняда хәрби хә­рә­кәтләрдә катнашкан.

Андрей Анатольевич өч тапкыр “Татарстан Республикасының иң яхшы балалар тренеры” конкурсының “Камиллек” номинациясендә җиңүче булган, ә 2015 елда “Осталык” номинациясендә өченче урынны алган.

Андрей Кушагин – ике тапкыр Европа чемпионы, Европа рекордчысы, илнең Олимпия җыелма командасы әгъзасы, Рио де Жанейродагы Олим­пия уеннарында катнашкан атказанган спорт мастеры Альбина Шакированың, шулай ук Европа беренчелегенең бронза призеры, команда зачетында Европа чемпионы, Европа чемпионаты суперфиналы җиңүчесе, халыкара класслы спорт мастеры Екатерина Понедельникованың беренче тренеры.

Хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул бер атказанган спорт мастеры, өч халыкара класслы спорт мастеры, унҗиде Россия спорт мастеры әзерләгән.
Андрей Анатольевич – стендка ату буенча СССРның спорт мастеры, ТРның ФКиС отличнигы, ТРның һәм Россиянең атказанган тренеры.
Стендка ату мәктәбе синең өчен нәрсә дигән сорауга, ул: “Яшәеш”, – дип җавап бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев