Сугыш елларыннан – бүгенге көнгә
Кешеләр

Сугыш елларыннан – бүгенге көнгә

Түбән Тархан авылында яшәүче ­Әхмәт Ахтаповның ­балачагы ил тарихының иң авыр елларына ­туры килгән.

1932 елның 15 гыйнварында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән малайга балачак рәхәтен озак татырга туры килми. Бөек Ватан сугышы башланганда Әхмәт Ахтаповка нибары тугыз яшь була.

Ун яшеннән ул олылар белән беррәттән колхоз эшенә җигелә

Әтисе Зариф Ахтап улы белән әнисе Зәйнәп Сабирҗан кызы гомер буе колхозда тырышып хезмәт куялар. Гаиләдә алты бала туа, әмма, ни аяныч, аларның икесе сабый чакта ук вафат була. Тормышның бар авырлыгы гаиләдә калган балалар җилкәсенә төшә.

Әхмәт Зариф улы мәктәптә бары дүртенче сыйныфка кадәр генә белем ала. Сугыш башлангач, авылда эшче кулларга ихтыяҗ арта. Ир-атларның күбесе фронтка китә, ә авылда калган хатын-кызлар, картлар һәм балалар аларның эшен башкарырга мәҗбүр була.

– Балачагым авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ун яшьтән үк эшли башладым. Утлы елларның иң михнәтле көннәрендә үгез, сыер җигеп кыр-басуларны сөрә, бәрәңге утырта, язгы чәчүдә катнаша идек. Ныгып та җитмәгән килеш кырдан зур көлтәләр ташуны онытып булмый. Черек бәрәңге, алабута кәтермәче белән туклануыбызны еш искә төшерәм, – дип сөйли тыл хезмәтчәне.

Ул елларда һәр көн сынау була. Өскә кияргә кием, туйганчы ашарга ризык җитми. Шулай да авыл халкы бирешми. Фронт өчен дип үстерелгән һәр бөртек иген, җыелган һәр көлтә, әзерләнгән һәр капчык бәрәңге зур әһәмияткә ия була.

– Әле ярый сыерыбыз бар иде. Аның сөте безнең өчен иң тәмле ризык булды. Колхозда кырларны ат белән сөрдек, аннары иген чәчтек. Урманнан утын, болыннан печән ташырга туры килде. Кайда кушалар, шунда эшләдем, төрле хезмәтне башкардым. Ул еллар бик авыр булды. Өскә кияргә кием, туйганчы ашарга ипи дә булмады. Олылар белән беррәттән Җиңүне якынайту өчен эшләдек. Тыныч тормыш башлануына, рәхәт көннәр, якты киләчәк буласына алдан ук ышандык, – ди Әхмәт Зариф улы. 

Сугыш еллары аның һәм авылдашларының балачагын урлый. Мәк­тәптәге күңелле миз­гелләр, кызыклы уеннар, якты хыяллар урынына – авыр хезмәт. Алар бик иртә “тормыш арбасына җигелә”. Әмма шул авырлыклар арасында бер теләк һәркемне берләштерә: Җиңүне ­якынайту.

Фото: Алсу Зиһаншина

Хезмәт белән узган гомер

1952 елның 20 сентябрендә Әхмәт Ахтаповны Совет Армия­се сафларына алалар. Ул бер ел Свердловскида, аннары ике ел Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәрендә чик сакчысы булып хезмәт итә. Хезмәте төрмә тоткыннарын саклау белән бәйле була.

Армиядән кайткач, яшь егет туган авылында төпләнеп кала һәм бар тырышлыгын куеп терлекчелек тармагында  эшли башлый. Тормышында зур үзгәрешләрнең берсе дә шул чорда була, аның Үтәмеш авылыннан Рәисә исемле кызга күзе төшә. Озак очрашып йөрмиләр, 1956 елда гаилә корып җибәрәләр. Шуннан соң аларның тормыш юллары бергә үрелеп бара. Ахтаповлар дүрт бала: Гөлсинә, Әнисә, Әдилә һәм Рәисне тәрбияләп үстерәләр. Балаларына хезмәт сөючәнлек, гадилек, тәртиплелек һәм кешеләрне хөрмәт итү кебек сыйфатларны үз үрнәкләрендә сеңдерәләр.

Гаилә тормышын җитеш итү өчен ир белән хатын икесе дә көне-төне колхоз хезмәтендә була.

– Кышкы салкында да, яң­гырда, җилдә дә бер көн эш­тән калмыйча, иртәнге сәгать биштән торып эшкә киткән чак­лар онытылмый. Фермада ат белән су ташучы да, терлекче булып та эшләдем. Баштарак дуңгызлар, аннары бозаулар, таналар карадым. Бер хезмәттән дә куркып тормадык. Чөнки без инде балачакны күрмичә, эш белән үскән буын, – ди Әхмәт Ахтапов.

Туган җирендә ул барлыгы 46 ел хезмәт куя һәм шуннан соң лаеклы ялга чыга. Аның хезмәт юлы – авыл тормышының аерылгысыз бер өлеше. Күпме таңны эштә каршылаган, күпме авырлыкны җиңеп чыккан ул. Әмма хезмәттән беркайчан да курыкмаган, үз вазифасына һәрчак намус белән  караган.  

Парлы гомернең кадере 

Әхмәт абый белән Рәисә апаның бергә яшәгән еллары да алты дистәгә тулган. Алар дүрт бала үстереп, оныклар сөеп, тормышның шатлыкларын да, сынауларын да бергә кичергәннәр.

Түбән Тархан авылында яшәүче ­Әхмәт Ахтапов. Фото: гаилә архивыннан

Ләкин бәхетле тормышларына кайгы җиле кагылган. 2017 елның гыйнварында Әхмәт абыйның озак еллар гомер иткән тормыш иптәше Рәисә апа вафат булган.

Шул көннән ул ялгыз канат булып калган.

Әхмәт абый хатыны белән бергә үткәргән вакытларны бүген дә сагынып искә ала. Күп еллар дәвамында янәшә булган кешенең кадере еллар узган саен тагын да ныграк беленә башлый, ди ул

Кызлары, улы әтиләре хакында хөрмәт белән сөйлиләр.

– Әтиебез ял да итмичә, бер көн дә хезмәттән аерылмыйча, безгә кыенлык китермәс өчен тырышты. Ул табигате белән тыйнак, аз сүзле, мактанырга яратмый торган кеше. Эштән беркайчан да зарланмады. Хезмәт һәм тыл ветераны исеменә лаек булды. Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан бирелгән юбилей медальләре дә бик күп. Нинди генә авыр еллар аша үтсә дә, әти һәрчак тормышны яратты, аннан ямь-тәм табып яшәргә тырышты. Ул безне җәмгыятькә файдалы кешеләр булып яшәргә өйрәтте, – дип уртаклашалар Әхмәт Ахтаповның балалары.

Аның үтелгән еллары эчендә – озын һәм катлаулы гомер юлы. Балачагы сугыш елларына туры килгән, яшьлеге – армия хезмәте, ә гомеренең күп өлеше туган колхозында тырышып хезмәт кую белән бәйле.

Түбән Тархан авылында яшәүче ­Әхмәт Ахтапов. Фото: Галина Таҗетдинова

Ул сугышны бала килеш күргән, Җиңүне хезмәте белән якынайткан буын вәкиле. Аның язмышында илебез тарихының авыр да, данлы да сәхифәләре. Әхмәт Ахтапов кебек кешеләрнең тормыш юлы яшь буын өчен сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм туган җиргә ­тугрылык үрнәге булып тора.

Ул 94 яшендә дә күңеле белән һаман да яшь. Тормышны яратуы, кешеләр белән аралашуы, үткәннәрен искә алып яшәве аңа көч бирә. Әхмәт Зариф улының гомере бер хакыйкатьне раслый: кеше нинди генә сынауларга дучар булса да, күңелендә яшәүгә мәхәббәт, хезмәткә хөрмәт һәм якты киләчәккә ышаныч саклый алса, ул һәрвакыт көчле булып кала.
 


Нет комментариев