Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Сугыш башлаганда Хөсәенова (Насыйрова) Рәисә Кәрим кызы 1нче сыйныфны тәмамлый

Сугыш башлаганда ул 1нче сыйныфны тәмамлый.

(Тәтеш, 19 май, "Тәтеш таңнары"). Олы Тархан авылыннан Хөсәенова (Насыйрова) Рәисә Кәрим кызы 1932 елның 31 октябрендә туа. Сугыш башлаганда ул 1нче сыйныфны тәмамлый. Әтисе беренчеләрдән булып сугышка алына. Әнисе 6 бала белән кала һәм колхоз кырында урак уруда катнаша.

"Уракка барганда кечкенә сеңелне үзе белән кырга алып бара, миңа да алар белән барырга туры килә иде. Әни урак ура-ура еракка китә, ә без сеңелем белән кыр уртасында калып елаша идек, ченки тамагыбыз ач була иде. Сеңелләр белән кычыткан һәм алабута җыя идек, әни пешереп әз булсада он табып, болгатып безгә шуны ашата иде. Кияргә кием юк, кешедән кием алып булса да мәктәпкә йөреп, 4 сыйныфны тәмәмладым. Сугыш беткәнне кемнән ишеткәнемне хәтерләмим, ә әтиең кайтты диеп, әйтүләре исемдә. Әти сугыштан соң колхозда бригадир булып эшләде. Сугыштан авырып кайтты , һәм шул авыруларыннан терелә алмыйча 1947 елда үлеп китте.
1948 елның көзе мине фермага сыер савучы итеп алып киттеләр. Лаеклы ялга кадәр сыерлар савдым. Алдынгыларның берсе, премияләргә лаеклы, район депутаты булып сайланган вакытлар да бар иде. 1954 елда районнан берничә кеше путевка белән Мәскәүгә Авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәрделәр.

1955 елны, Сабан Туе көнне Хәмзә белән өйләнештек. 4 балабыз туды, 2 малай, 2 кыз. Балалар да үсеп , гаилә кордылар. Олы улыбыз Рамил Чаллы шәһәрендә яши, Резидә-Казахстанда, Шамил-Ульянда,Гөлшат Магнитогорскида яши. Аллага шөкер 8 оныгыбыз, 6 оныкчыгыбыз бар. Җайлары чыккан саен балаларыбыз кайталар, булышып торалар.
Хәмзә белән яңа көн туган саен күгебезнең тыныч булуына куанып, балаларыбызга, оныкларыбызга шатланып яшибез, сугыш афәтен ходай күрсәтмәсен аларга", - дип хәтирәләре белән уртаклаша Рәисә әби Хөсәенова.

фото:  Хөсәеновалар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев