Талия Вафина: “Биредә барысы да кадерле, йөрәккә якын”
“Авылдагы тормышны бернәрсәгә дә алыштырмас идем”, – ди Кече Әтрәчтә яшәүче, җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесе баш бухгалтеры Талия Вафина.
(Тәтеш, 9 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, фото Вафиннар архивыннан).
Талия Галимҗан кызы хезмәт сөючән һәм иҗади кешеләр яшәгән, тарихи Мең өйле Шонгаты мирасын саклаган гүзәл якта туып-үскән.
Талия – Нургалиевлар гаиләсендә беренче бала, аңардан соң тагын алты сабый якты дөньяга аваз салган. Һәм, әлбәттә инде, аларны карау-тәрбияләү Талия җилкәсенә төшкән. Ул энеләре һәм сеңелләре өчен яраткан апа, әнисенә олы ярдәмче булган.
Талия Галимҗан кызы крестьян хезмәтен яхшы белә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда өч ел сыер савучы булып эшләгән. Гәрчә җиңел булмаса да, тырышып, намус белән хезмәт куйган. Эш көне кояшның беренче нурлары белән иртә таңнан башланган һәм кичке караңгыда тәмамланган. Ул чактагы елларда саву аппаратлары турында хыялланмаганнар да – барысын да кул хезмәте белән башкарганнар, әле тагын сыерларга азык та таратырга, бозауларны да карап өлгерергә кирәк булган.
– Туган җирдән беркайчан да китмәс идем. Биредә барысы да кадерле һәм йөрәккә якын. Шулай да олыларның киңәшләрен һәрвакытта тыңладым – әни укырга, югары белем алырга кирәк дип үгетләде, шуңа да Казанга китәргә һәм институтка укырга керергә туры килде. Зооинженер дипломы белән инде ветеринария медицинасы академиясен тәмамладым, институтның исемен шулай үзгәрттеләр, – дип елмаеп төгәллек кертә Талия Галимҗан кызы.
Өенә кайту аның өчен зур шатлык булган, чөнки үзенең бәхетен ул туган авылында тапкан: ветеринария табибы булып эшләүче сыйныфташына кияүгә чыккан. Тормышларын ямьләп бер-бер артлы балалары: Фирдинат, Фәридә һәм Рифат туган. Олылары, әниләре кебек, финанс хезмәткәрләре булып эшлиләр, ә кечкенәсе – әтисе Илсур Мансур улы сукмагыннан киткән, бүгенге көндә ул җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә ветеринария табибы булып эшли.
– Дөньяда бернәрсә дә болай гына килеп чыкмый, менә чынбарлыкка дәлил дә шундый. “Ирек” колхозында баш бухгалтер вазифасын тәкъдим иткәч, уйлап та тормыйча эшкә керештем. Кафия Абдулла кызы Низамова, Розалия Мөнир кызы Абдуллина булышлыгы ярдәмендә барлык дәрәҗәдәге бухгалтерияне үзләштердем. Без, район бухгалтерлары, эш буенча бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз, аралашабыз, киңәшләшәбез. Бу бәяләп бетергесез. Чөнки тулаем оешманың һәм һәрбер аерым хезмәткәрнең җитешлеге безнең хезмәт сыйфатыннан, бухгалтерияне алып барудан тора.
Озак еллар эшләү дәверендә үзем белән эшләргә туры килгән барлык җитәкчеләрне, алар бишәү иде, сыер савучыларны, бозау караучыларны, терлекчеләрне, механизаторларны бары тик хөрмәт сүзләре белән искә алам. Игенчелек хезмәтенең әһәмияте бүгенге көндә дә, элекке чактагы кебек, арта гына баруына сөенәм. Безнең авылда халык киң күңелле, ягымлы. Алар ялларда һәм бәйрәмнәрдә дә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр зарланмыйча эшлиләр, – ди хезмәт ветераны. – Теләгем шул – авыл чәчәк атсын иде. Безнең нәсел тамырлары шушында, без биредә тудык һәм үстек. Олы улымның бабасының эшен дәвам итәргә һәм әти-бабалары, күңеле кушуы буенча, умартачылык белән шөгыльләнә башларга карар итүе йөрәккә сары май булып ятты. Мансур бабай урмандагы умартачылык өчен борчылып төшемә керде, диде.
Талия Галимҗан кызына озак еллар намуслы хезмәте өчен район, республика һәм Россия дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары тапшырылган, шулай да, аның әйтүенчә, әгәр авылда яшьләр булса, әгәр ул яшәсә, бу аның өчен иң югары бүләк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев