Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Таләпләр катгый булды

Николай Сафонов хәрби хезмәткә киткәндә илнең Кораллы көчләренә берничә уннарча ел гомерен багышлар дип күз алдына да ­китерми.

(Тәтеш, 12 август, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы) ). 
Армия көннәре белән танышу аның өчен Литва ССРдагы Хәрби-һава көчләренең өйрәнү частеннән, 1973 елда яңа гына ачылган кече авиабелгечләр мәктәбендә башлана. 

“Без тәүгеләрнең берсе булдык. Яңа хәрби очкычлар кайтарылды, ә белгечләр җитешмәде, – дип уртаклашты Николай Вячеславович. – Бездә, төп составта, 15 кеше иде, калганнары – вакытлыча беркетелгәннәр”. 

Мәктәпне тәмамлагач, Воронеждагы хәрби училищега укырга керә, ә аннан инде өйрәнү взводы командиры – укытучы сыйфатында кайта.

Армияне коралландыруга 1980 ел азагында яңа СУ-24М очкычлары кайта башлый. Аларны кулланылышка кертү өчен квалификацияле кадрлар таләп ителә, әлбәттә. Шулай итеп Николай Вячеславович СССРның хәрби базалары урнашкан Польшага килеп эләгә.

Аэродром-техник тәэминатның аерым рота күрсәтмәсен кабул итә. “Полкның хәрби авиация техникасын тәэмин итү белән шөгыльләндек. Самолетны очуга әзерләр өчен, аңа 18 техника берәмлеге китерергә кирәк”, – дип искә ала ул. 

Николай Вячеславовичны биш елдан соң, ашыгыч рәвештә Балтыйк буе хәрби округы, Черняховск шәһәренә тигез кыйммәттәге вазифага күчерәләр. Дөрес, бер елдан инде дивизияне Балтыйк флотына тапшыралар.

“Безнең җаваплылык ике тапкырга артты, чөнки самолетлар бары тик диңгез өстендә генә очты. Очучыларның кыюлыгына һәм батырлыгына әлегә кадәр сокланам. Хезмәт иткән еллар эчендә без бәйрәм һәм ялларның нәрсә икәнлеген белмәдек тә, һәрвакытта хәрби әзерлектә идек. Катлаулы техникада яшь егетләр хезмәт итте һәм аның белән искиткеч эшләделәр: шул вакыт эчендә тупас ­хокук бозулар булмады. Бу таләпләр катгый булганлыктан да. Мисалга, самолетны кислород белән ­баетыр өчен, шофер-оператор стерильләштерелгән ак халат кияргә тиеш. Аңардан башка аны очкычка хәтта якын да җибәрмиләр иде”, – дип сөйли ул.

Озакламый союздаш республикалардан гас­кәрләрне чыгару башлана. “Безгә хезмәт урынын алыштырырга тәкъдим иттеләр, кемнәргәдер стаж һәм тиешле еллар хезмәт иткән өчен пенсиягә чыгу мөмкин булды. Мин Тәтешкә кайттым. Лаеклы ялга ТКХ предприя­тиесе җитәкчесе вазифасыннан киттем”, – ди ­Николай Вячеславович. 

Хатыны һәрвакытта аның ышанычлы тылы була. Санап чыккач, яшәү урынын 24 тапкыр алыштырырга туры килгән дигән нәтиҗә ясыйлар! Башта икәүләп, аннары кызлары белән бергә ил буйлап йөргәннәр, аларның берсе Польшада якты дөньяга аваз салган.

Хәрби-һава көчләре көнендә аңа хезмәттәшләре һичшиксез шалтыратачак. Алар армия көннәре, авиация-техника белгечләре ярдәмендә дөньядагы иң яхшы очкычларның берсе белән ил өстендәге зәңгәр күк йөзен иңләүләре турындагы хатирәләрне күңелләрендә яңартачаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев