“Тарихи кинода төшәргә хыялланам”
Тәтешле Диана Егорова – “Йолдызлык” эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең элекке лауреаты, бүгенге көндә ул – башкала театрларының берсендә актер.
(Тәтеш, 12 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова, фото Диана Егорова архивыннан). Быел Диана ГИТИСны бик яхшыга тәмамлаган һәм, җитди сайлап алу узып, Мәскәүнең Губерна театры труппасына кабул ителгән, аңа танылган актер Сергей Безруков җитәкчелек итә. Әлеге вакыйганы без игътибардан читтә калдыра алмадык һәм сәләтле кыз белән аралаштык.
– Диана, үзегез турында сөйләгез әле.
– Мин Тәтештә туып-үстем, 1нче мәктәптә укыдым. 13 яшемдә балалар сәнгать мәктәбен тәмамладым, анда миңа бик яхшы музыкаль белем бирделәр. Җиде яшьтән “Забава” вокал-эстрада студиясендә катнаштым, алга таба аның җитәкчесе булдым. Балачактан барлык театральләштерелгән тамашаларда катнаштым. Балалар бакчасында, мәктәптә һәм ГИТИСта барлык уку дәвамында Кар кызы ролен уйнадым, Губерна театрында яңа ел тамашаларында шулай ук Кар кызын уйнаячакмын дигән хәбәр дә килеп иреште.
– ГИТИСка керү уе ничек барлыкка килде һәм анда керер алдыннан нинди сынаулар аша узарга туры килде?
– Әлеге адымга мин башта ук бармадым. Безгә басынкылык халәте бик нык комачаулый, актер һөнәрендә – яисә тәвәккәллисең, яисә югалып каласың. Мәктәптән соң мин бер ел Казанда икътисадчылыкка укыдым, дөресен әйткәндә, анда кергәч, ялгышканлыгымны аңладым. Йолдызлыкны оештыручылар Дмитрий Александрович Туманов белән Михаил Борисович Борисов миңа ГИТИСка кереп карарга киңәш иттеләр. Нигә әле бармаска дип уйладым. Кергән вакытта вокал этабын, шигырь уку программасын уздым (мәсәл, шигырь, проза укып күрсәттем), сыгылмалылык этабын (хореография) үттем. Соңгысы, әңгәмә кору иң курыкканы булды, анда тормышның теләсә нинди өлкәсендәге теләсә нинди сорауны бирергә мөмкин иделәр. Бу кеше ничек тәэсир иткәнлеген күрер өчен эшләнелә. Укырга керүчеләрнең исемлеген күргәч, минем бу дөньяга карата күзләрем ачылды, барлык киртәләр җимерелде, тулысынча сулыш ала алачагымны аңладым.
– Һөнәр сайлауда әти-әниең хупладылармы?
– Әти-әни һәрвакытта минем сайлавымны хуплый, алар миңа үзләренең карашларын беркайчан да бәйләмәделәр. Мин ГИТИСка керергә ниятлим дип шалтыратып әйткәч, алар болай диделәр: “Кызым, син икътисадчыга укысаң да, барлык уйларың башка урында икәнлеген аңлыйбыз. Шуңа күрә үзеңнең йөрәгеңне тыңла һәм ничек кирәк дип саныйсың, шулай эшлә”. Бу ул чакта алар әйткән иң яхшы сүзләр булды.
– Уку барышында танылган кешеләрдән кем белән очрашырга туры килде?
– Безнең курсны Елена Юрьевна Шанина алып барды, ул дәресләргә Александр Збруевны алып килде. Институт коридорларында Валерий Гаркалинны, Нонна Гришаеваны очраттым.
– Сез нинди рольне уйнарга теләр идегез?
– Мин хәрби, тарихи кинода төшәргә хыялланам. Театр сәхнәсендә үземне Анна Каренина яки Островскийның “Күк күкрәү”еннән Катерина булып карар идем.
– Актер һөнәрендә сезнеңчә иң катлаулысы нәрсә?
– Миңа бу сорауга әлегә җавап бирүе читенрәк. Иң катлаулысы – бер тигезлектә калудыр, мөгаен, чөнки көндәшлек гаять зур һәм тамашачы бик нәзберек.
– Туып-үскән шәһәр сезнең өчен – ул ...
– Һәркемнең тормышында авыр мизгелләр була, кайчакларда көч калмаган кебек тоела. Андый вакытларда мин өйгә кайтырга тырышам, әти-әни янына, туган һәм үскән урынга – Тәтешкә. Мин рух күтәренкелеге алам, Идел ярындагы калкулыкка барам, су өстен күзәтәм, берьялгызым утырам – бу мине илһамландыра һәм көчле итә.
– Мәскәүнең Губерна театры труппасындагы кастинг турында сөйләгез әле.
– Ул ике этапта уза. Беренчесе, без бөтен курс белән килгән урында, Сергей Безруковтан башка гына булды. Аның нәтиҗәләре буенча икенче этапка өч кешене чакырдылар. Хис-тойгылар буенча бу искиткеч булды. Мин җырладым да, комедия һәм драма әсәрләре дә укыдым. Башта дулкынландыргыч иде: менә, синнән бер метрда үзең хөрмәт иткән һәм аны таланты өчен, аның рольләрен яраткан кеше утыра, хәзер ул синең язмышыңны хәл итәргә мөмкин. Драма өзеген мин Сергей Безруковның күзләренә карап сөйләдем, һәм ниндидер бер мизгелдә бәйләнешне тойдым, ул да минем белән бергә укыйдыр сыман хис иттем. Театрдан без төркемдәшем белән бергә киттек. “Сау булыгыз”, – диде ул театрга. Ә минем кире киләчәгемә ышанычым бар иде. Берничә сәгать узгач, миңа шалтыраттылар һәм Мәскәүнең Губерна театры артисты булачаксың дип әйттеләр. Мин шатлыктан еладым, бу әйтеп бетергесез, берни белән чагыштырып була алмаслык илаһи кичерешләр иде!
– Тормыш шигарең нинди?
– Әни миңа балачактан ук әйтә иде: “Нәрсә генә булса да, барысы да яхшыга”. Мин хәзер дә әлеге әйтемне бик еш искә алам. Бу шигарь генә түгел, ә тормыш юнәлеше.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев