Тәтешле Александра Буркинаның юбилеен бөтен урамнары белән билгеләп үттеләр
Ирек Мәйданы урамындагы күп фатирлы йортта гомер кичерүче өлкән яшьтәге ханымны тәбрикләргә туганнары, күршеләре, чакырылган кунаклар килде.
(Тәтеш, 30 июль, «Тәтеш таңнары», Галина Тазетдинова, фото Алена Пантюхина). Александра Евгеньевна белән озак еллардан бирле күршелектә яшәгән, чараны оештыруда башлап йөргән Татьяна Змеева әйтүенчә, бу туганнары өчен генә түгел, шулай ук урам кешеләренә дә мөһим вакыйга, мондый чаралар кешеләрне берләштерә, янәшәдә яшәүчеләргә – яшьләргә дә, өлкән буынга да үзара ярдәмләшүгә йогынты ясый. Туксан яшен тутырган юбиляр бәйрәм шатлыгын уртаклашырга теләүчеләрне күргәч, гаҗәпләнүдән аһ итте, һәм аның йөзендә елмаю чаткылары балкыды. Элекке ит кормбинаты директоры Владимир Корсаков та чәчәк гөлләмәсе тотып Александра Буркина янына ашыкты.
– Сезне күрүемә бик шатмын, – диде ул. – Мин сезнең ничек хезмәт куюыгызны хәтерлим, җиңелләрдән булмады, сез ир-егетләр белән бертигез эшләдегез. Вакыт сезне үзгәртә алмавына шатмын, сез шундый ук булдыклы, алга таба да актив яшәвегезне телим.
“Үзәк” ТИҮ җитәкчесе Дмитрий Пирогов билгеләп үткәнчә, өлкән кешеләр әйтүенчә, юбиляр яшәгән йорт әлеге тирә-юньдә төзелгән беренче кирпеч йорт булган. Хәзер йорт бик яхшы итеп төзекләндерелгән, ишегалдына асфальт түшәлгән.
– Зур итеп кирпеч йорт төзи алмадым, бу минем өчен иң кадерле почмак, – диде күз яшьләре аралаш юбиляр. – Балаларым шушында үстеләр, әлеге урын белән иң якты һәм кадерле хатирәләр бәйләнгән.
Урам күршеләре дә Александра Евгеньевнага җылы эчтәлектәге котлау сүзләрен җиткерделәр. Алар изге теләкләрен әйтеп, шигырьләр сөйләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
– Миңа шундый хөрмәт күрсәтүләренә ышанып та булмый, – диде дулкынланып юбиляр.
Кызлары Людмила, Наталья, оныгы Анжелика да күз яшьләрен тыеп кала алмадылар.
– Әниебез кайгыртучан. Авыр булганда, үткәндә калган балачактагы кебек, һәрчак аңа мөрәҗәгать итәбез. Безнең өчен аңардан да якын һәм газиз кеше юк. Ул бик игелекле, игътибарлы, зур гаиләбездән һәркемнең туган көннәрен хәтерли, ә без барлыгы 17. Олыгая барсак та без бәхетле, әни исән чакта үзебезне балалар дип саныйбыз, аның саклавын тоябыз, – диләр алар.
Тантананың хуҗабикәсе барысын да күп катлы йорт ишегалдына әзерләп куелган сый-нигъмәтләр тулы табын янына чакырды һәм чәй эчкәндә үзенең катлаулы тормышы турында сөйләде.
Ул Долгая Полянадан бер ярым чакрым ераклыктагы Красные Дворики авылында туа, анда 40 йорт хуҗалыгы була, колхоз “Майское утро” исемен йөрткән. Александра Евгеньевнага – ун ай, ә апасына ике яшьтән артыграк чагында әнисе вафат була, әтисе кабат өйләнә. Милициядә эшләгән әтисен сугышның беренче елында ук фронтка алалар, бәхеткә, ул исән-сау кайта. Сугыш елларында авыр була, ир-егетләрне сугышка алалар, фәкать хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына кала, колхозда эшлиләр. Уналты яшьлек кыз Горькийга китә, эшли, шунда кияүгә дә чыга. Аннары Казахстанда яшиләр, ләкин дүрт баласы белән Тәтешкә кайта.
– Кошчылык комбинатында эшләдем, аннары инде терлек чалу пунктында хезмәт куйдым, ирем яшьли вафат булды. Минем хезмәт стажым күп, 63 яшькә кадәр эшләдем. Фатирга яшәргә кергәндә ул утын белән ягып җылыта иде. Хәзерге шартлар белән чагыштырырлык та түгел, әлбәттә. Күршеләр белән беркайчан да ачуланышмадык, – дип сөйли хатын-кыз. – Барысы белән дә бердәм һәм дус яшәргә кирәк, шул чакта үзеңә дә яхшырак булачак. Күршеләр алышына, ә якты хатирәләр мәңгелеккә кала.
Елларны күңел төпкеленнән кузгаткандай, Александра Евгеньевна сөйләшүне дәвам иткәндә Надежда Кадышева репертуарыннан алынган җырны җырлап җибәрде. Аның әле күңелле, әле моңлы көйдән һәм җырның эчтәлегеннән йөзе, шатлыклар һәм кайгылар белән үрелеп барган гомер юлы кебек, үзгәреп-үзгәреп алды. Шулай да, ул үзе белдергәнчә, язмыш аңа зур бәхеттән өлеш чыгарган – аның яраткан һәм яратучы балалары, оныклары, оныкчыклары бар.
Кунаклар эңгер-меңгер төшкәндә таралышты.
– Очрашуыбыз Александра Евгеньевна кебек, матур һәм ихлас булды, – диделәр саубуллашканда юбилярда кунакта булучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев