Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Татьяна Змеева мәдәният өлкәсендә 40 елдан күбрәк  хезмәт куйган

Татьяна Петровна нинди генә эшкә алынса да, барысын да югары һөнәри дәрәҗәдә эшләргә тырышкан.

(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Татьяна Змеева мәдәният өлкәсендә 40 елдан күбрәк хезмәт куйган, шуның 31ен – район мәдәният йорты директоры булып.

Татьяна Петровна нинди генә эшкә алынса да, барысын да югары һөнәри дәрәҗәдә эшләргә тырышкан. Районның мәдәният учагында бергә эшләгән хезмәттәшләрен аның оештыру сәләтенә осталыгы, битараф булмавы, көч-кодрәтлелеге, рухи күтәренкелеге гаҗәпләндергән һәм сокландырган. 
“Чын күңелдән янып-көеп эшләү” дигән гыйбарә аның хакында әйтел­гән, – диләр алар. – Итагатьле, иге­лек­ле һәм гадел”.

Район мәдәният йорты директоры аудитория белән аралашуның яңа төрләрен эзләүдә, уңайлы мә­дәни киңлек булдыруда бөтен көчен куйган.
Татьяна Петровна белән әң­гә­мә­без озак һәм ачыктан-ачык булды. Күбрәк тормыш хакында аралаштык – ачык­ланганча, әңгәмәдәшем үзенең ирешкән уңышлары һәм казанышлары турында сөйләргә яратмый булып чыкты.

– Без Карл Либкнехт урамында, ике катлы йортта, 12 фатирның берсендә яшәдек. Бөтен гаиләбез белән 13 квадрат метрга ­сыйдык. Дус, күңелле яшәдек. Без, ­балалар, китапханә уенын уйнадык һәм концерт куйдык. Шәһәрдәге 2нче мәктәп директоры Геннадий Ве­рияловның 8нче сыйныфта конвертлар таратканлыгын, киләчәктә нинди уку йортларына укырга керергә ниятләвебез турында язган хатларыбызны шунда куюыбызны хәтерлим әле. Мин рәссам-бутафор булырга телим, дип яздым. Ирле-хатынлы Горюновлар укыткан сәнгать мәктәбенә йөрдем. Рәсемне матур ясый идем. Унъеллыкны тәмамлагач, Мәрьям Дубровская киңәше белән мәдәният институтына укырга кердем. Тулай торактан урын бирделәр, стипендия дә алдым. Диплом алды практикасын Удмуртиядә уздым. Анда, авыл мәдәният йортында, бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Үзем яраткан һөнәрне сайлавыма инандым. Мәдәният – минем вазифам икәнлеген аңладым, – дип уртаклаша Татьяна Петровна. 

Яшь белгеч хезмәт эшчәнлеген район мәдәният йортында методист буларак башлап җибәргән, аннары өлкән методист булган. Татьяна Петровнаның оештыру сәләтенә, хуҗалыкчыллыгына, кешеләр белән элемтәләрне җайга сала һәм саклый белүенә бәя биреп, аңа мәдәният йорты җитәкчелеген ышанып тапшырганнар. Һәм катлаулы, ялкынландыргыч, әмма искиткеч эш дәвам иткән. 

 “Безнең район мәдәният йорты иң яхшысы ­булсын өчен, башкалардан да тәҗрибә тупларга тырыштым. Башка шәһәрләргә бардым, мәдәният йортлары эшчәнлеге белән таныштым. Югары профессиональ сәхнә осталарыннан да өйрәндем, – дип сөйли Татьяна ­Змеева. – Шушы еллар эчендә ­Казан театр­ларында узган бер генә концертны да, бер генә спектакльне дә калдырмаска тырыштым. Таныл­ган кешеләр белән очрашуларның кызыклы мизгелләрен истәлеккә калдыру өчен фоторәсемнәргә төштем”.   

Хәзерге вакытта ул лаеклы ялдан ләззәт ала, районда барган һәр вакыйгада шулай ук актив һәм битараф кала алмый. Тормышына кыенлыклар, проблемалар кертергә теләмичә, ниндидер үзенчәлеклелек – яхшылык һәм игелеклелек эзли. Рәсемнәр күп ясый, декупаж белән шөгыльләнә, чәчәкләр үстерә. Шулай ук театрлар афишасын күзәтә, сәяхәтләргә йөрергә ярата. Өч улы аңа ярдәме һәм киңәшләре өчен рәхмәтле. Ә оныклары үзләрен тәр­бияләгән әбиләрен чын күңелдән ­яраталар.

Татьяна Петровнаның бүләкләре күп, аларның иң дәрәҗәлесе – СССР­ның Мәдәният министрлыгы Грамотасы һәм “Хезмәт ветераны” исеме. Шулай да эшенә иң зур бәя – ул кешеләрнең тануы һәм хөрмәт итүе.
фото Змеевлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев