Әти-әнисе балалары өчен үрнәк булган
Олы Шәмәктән Нина һәм Валентин Воробьевларның бар гомере кайгыртучанлыкта һәм хезмәттә узган.
(Тәтеш, 15 апрель, “Тәтеш таңнары”). Валентин Александровичның балачагы сугыштан соңгы авыр вакытларга туры килгән. Аның әтисе Александр Тимофеевич 1942 елның 26 гыйнварында фронтка киткән, ә 1943 елда инде аның һәлак булуы турындагы хәбәрне алганнар, ул Калининдагы эвакуация госпиталендә яралардан вафат булган.
Валентин Александрович, шулай ук булачак хатыны Нина Яковлевна да 3нче класстан соң колхозда эшли башлаганнар. Алар крестьян тормышының барлык авырлыкларын кечкенәдән үк күреп үскәннәр.
Валентин дуңгызлар, сарыклар көтүе көткән, язгы чәчү вакытында атлар, үгезләр җигеп җир сөргән. Аның әйтүенчә, тамак туйдырыр өчен ул вакытта 400 грамм икмәк биргәннәр. Абыйлары фронтка киткән, гаиләдә ул малайлардан иң кечкенәсе булып калган, әнисе белән сеңелләренә көченнән килгән кадәр ярдәм иткән.
– Әти белән әни 1956 елда өйләнешкәннәр, – дип сөйли Воробьевларның кызлары Валентина Хохлова. – Әти МТС, ПМК-6, ХСУда токарь, Олы Шәмәк хастаханәсендә кочегар булып эшләде. Хезмәт ветераны төрле грамоталар, бүләкләр белән билгеләп үтелде, аның фотосурәтен Мактау тактасында күрергә мөмкин иде.
Әни колхозчы иде, бу авыр хезмәт. Бозау караучы булып эшләгәндә, без, балалары, аның янына фермага еш бара идек. Ул хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торды, авылдашлары аңа ышаналар иде, ул авыл Советы депутаты итеп сайланды. Әни 2020 елда вафат булды.
Без, нәсел дәвамчылары, әти-әнинең сабырлыгына, хезмәт сөючәнлегенә, туган җирләрен яратуларына сокланабыз. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерделәр, 7 онык һәм 11 оныкчыклары бар. Аларның тормышы безнең өчен – һәр яктан үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев