Үткәннәрне искә алып
Мин үткәннәрне искә алып, хатирәләрем белән якын киләчәкне баетсам бик әһәмиятле булыр дип уйлыйм.
(Тәтеш, 9 март, "Тәтеш таңнары", Илгизәр ГАЛИ, Тәтеш ). Тормыш иптәшем Ленизаның сиксән яшьлеге һәм өйләнешеп, бергә яши башлавыбызга 56 ел булу көннәре якынлашып килә. Минем Ленизам әтисе Фәләк һәм әнисе Бибирәхимә гаиләсендә 1939 елның 9 мартында Самара өлкәсенең Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында икенче сабый булып якты дөньяга аваз сала. Гаиләдә алар 4 бала була, әмма Ленизаның беренче сеңлесе бик яшьли бакыйлыкка күчә. Шулай итеп, гаиләдә абыйлары Илтөзәр һәм тагын бер сеңелесе Флера белән үсеп, Ходай биргән гомерләрен дәвам итәләр.
Ленизаны өч чакрым ераклыктагы совхозның рус мәктәбенә укырга бирәләр. Аннары үзләреннән 18 чакрым ераклыктагы Камышлы районы үзәгендә яхшы билгеләренә укый. Урта мәктәпне медальгә тәмамлый. Аның белеме белән теләсә кайсы югары уку йортына барып керә алуга ышаныч зур булуга карамастан, аңа тормыш кыенлыклары комачаулый. Өлкән буын белә инде ул заманда көнкүреш ни хәлдә иде. Әче таңнан алып караңгы төнгә кадәр эшләгәнгә бер тиен дә, бер нинди түләү дә булмады. Шулай да ул Самара каласындагы техникумга укырга керә. Анда бер әбидә фатирда яши. Тырыш кыз дәресләрен тәрәзә төбендә урам лампасыннан төшкән ут яктысында әзерли. Өстәлгә лампа куеп эшләр иде, утны күп ягасың дип әйтүләреннән читенсенә. Шулай булуга да карамастан, ул техникумды яхшы билгеләренә генә укый. Аннары Свердловск өлкәсендәге банкка эшкә урнаша. Анда бер ел хезмәт куйгач, отпуск ала һәм бераз кирәк-ярагын юнәтеп, бернинди әзерлексез, Казан каласындагы финанс институтына имтиханнар тапшыра. Шул чакны банк җитәкчесе сизеп алып, институт ректорына шалтыратып, “Сез аны читтән торып кына укырга алыгыз”, дип әйтә. Ләкин ректор аңа болай дип аңлата: “Безнең алай эшләргә хокукыбыз юк, чөнки сынау вакытында 20 балл каралган иде, ә аның 22 балл җыелды”. Шулай итеп, Лениза башкалабыз студенты булып куя. Һәр бәйрәмнәрдә безнең, яшьләрнең, күңелле бию кичәләре оештырылды. Менә шуны истә тотып, 1962 елның февралендә сыйныфташым Рәшидәгә хәрбиләр бәйрәменә чакыру билетлары илткән идем. Кичәгә кунакларны каршыларга дустым белән чыктык. Алар килделәр, тик Лениза белән икәү генә. Кич буе биешеп күңел ачтык та, аннары кызларны тулай торакларына озатып куйдык. Менә шуннан 1 ел үткәч, 1963 елның 9 мартында, ягъни аның туган көнендә, үзебезнең институт ашханәсендә без Лениза белән комсомол туебызны уздырдык. Анда 75 кеше, өч профессор катнашты.
Лениза институтта яхшы билгеләренә укыды. Аңа дүртенче курста чакта, уку йорты ректоры укытучы булып күчәргә тәкъдим итте. Әмма ул ризалашмады.
Тәтешкә кайткач, дипломлы белгеч 4 ел районның көнкүреш хезмәте комбинатында, 4 ел ит комбинатында, соңгы 24 елында ПМКда икътисадчы булды, шуннан лаеклы ялга чыкты.
Шул яшь чаклар әлеге генә кебек иде, инде ничәмә-ничә еллар узган, күпме сулар аккан, әлеге вакытлар эчендә иңне-иңгә куеп, илебез, районыбыз үсеше өчен тырышып хезмәт куйдык. Бүгенге көндә, шөкер, җитешлектә, иң мөһиме – тигезлектә гомер кичерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев