Тракторчының хезмәте һәркемнең күз алдында
Хамис Хәлилов Байраш авылы җирлегендә икенче ел тракторчы булып эшли.
(Тәтеш, 16 февраль, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).
Ул уртаклашканча, дөньяда туган яктан да яхшырак берни юк. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәннән соң, калырга үтенсәләр дә, туган йортына кайткан, чөнки ул гаиләдә төпчеге булган, димәк бу, әти-әнисен кайгыртырга, карарга тиеш дигәнне аңлата.
Үзенең тормыш парын да шушында очраткан, хатыны Гөлнур белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Техниканы ир-ат күптәннән яхшы белә: колхозда төрлесендә эшләргә туры килгән. Хәзер Хамис Сафа улы үзенең тракторы белән кышкы айларда авыл юлларын кардан чистарта, җәен үләннәрне чаба.
– Җирлектә тракторыбыз булу әйбәт, – ди ул. – Бу барлык байрашлыларга зур ярдәм, кирәкле техника биргәне өчен һәркем район башлыгы Рәмис Сафиулловка рәхмәт әйтә.
Быелгы кар күп яуган кышта эш һәркемгә дә җитәрлек. Авыл тракторчысы да, шәхси вакыты белән исәпләшмичә, аның әйтүенчә, кар явып китсә, үзенең эш көнен төнге сәгать бердә-икедә башлый.
– Юллар – тормышның мөһим өлеше, – дип белдерә тәҗрибәле механизатор. – Иртәнге сәгать 4-5ләрдә сөт җыючы килүен, кешеләрнең аны көтеп торуын, аларга үзләренең продукцияләрен тапшырырга кирәклеген беләм. Кайберәүләр автобуска ашыга, авылдашларының берәрсенә кинәт кенә ашыгыч ярдәм кирәк булса, машинага кардан ничек үтеп керергә? Шулай булгач, теләсә нинди хәлгә дә әзер булырга кирәк.
Юлларны чистарткан һәм киңәйткән вакытта Хамис Сафа улы мул яуган карны көрәп чыгу хәленнән килмәүче өлкән яшьтәге авылдашларын да онытмый, алар үз эшләре белән өйләреннән чыга алсыннар өчен юл ясый.
Ир-ат Байрашның бөтен тирә-ягындагы юлларның төзеклегеннән канәгать, һәм үзара салым акчасының авылны төзекләндерүгә сарыф ителүе өчен авылдашларын мактый. Шулай да, иҗтимагый кирәк-яракларга акча кызганучыларны берничек тә аңлый алмый.
– Бергә яшибез, бер юлдан йөрибез, монда нәрсә бүлешергә – һәркем үзеннән өлеш кертә һәм теләсә нинди эш хәлдән килә, – ди ул ышанычлы итеп.
Тракторчы хезмәте – һәркемнең күз алдында, байрашлылар тырыш авылдашы хакында җылы сүзләр белән сөйлиләр, ә җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев Хамис Хәлиловны болай дип тасвирлады: – Җаваплы, ярдәмчел, ышанычлы, аңа һәрчак таянырга була.
Ә ир-ат болай ди: – Барысы да үз чираты белән барырга тиеш: кышын кар яусын, җәен үләннәр үссен, хезмәт куярга, үз эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев