Царьковлар: “Без күңелебез һәм йөрәгебез белән яшь!”
Бессоново авылы мәдәният йорты директоры Светлана Зафарова җирлектә яшәүче ирле-хатынлы Валентина белән Иван Царьковлар турында сөйләде.
(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова, Светлана Зафарова фотосы).
– Без аны үзебезчә хөрмәт итеп Ваня абый дип йөртәбез, һәм аңа 80 яшь дип әйтмәссең дә. Ул күңеле, йөрәге белән яшь, гадел, көче ташып торган ир-ат. Ул безгә рух күтәренкелеге өсти, – дип сөйли Светлана Зафарова. – Иван Петрович Бессоново авылында туган, үскән һәм яши. Гаиләдә алар 7 бала булган: 5 ир-егет һәм 2 кыз, Ваня абый – бишенче бала. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. “Нигә укуны дәвам итмәдең?” – дигән сорауга, Иван Петрович шаяртып болай дип җавап бирде: “Бер мине генә алмадылар, мин бик шук бала идем. Директор янына гариза язу өчен ата-аналар белән барырга кирәк иде, ә мин аларга әйтмәдем”. Ләкин, дүртьеллык белем алуга карамастан, Ваня абый тормышта югалып калмаган.
Иван Петрович авыр, әмма бик бәхетле елларны: балачак елларын, яшьлеген – өмет һәм хыял заманын сагынып искә ала. Бала булса да, ул өлкәннәр белән беррәттән эшли. Аны яраталар, киңәшләр бирәләр, нәрсә дә булса килеп чыкмаса, булышалар. Колхозда аңа атны ышанып тапшыралар. Ваня абый малларга азык, фураж ташый. Атлар белән Тәтешкә, Буага баралар. 1961 елда Ульяновск өлкәсенә Сенгилейгә механизаторлыкка укырга җибәрәләр.
Көннәр, еллар үтә, үз Ватан алдында бурычын үтәргә вакыт җитә, аны армиягә алалар. 1963-1966 елларда Иван Петрович Свердловскида инженер гаскәрләрендә хезмәт итә. Ваня абый әнисе вафат булуы турында кайгылы хәбәр алуын әрнеп искә ала:
– Коточкыч хәбәр килде. Көтмәгән идем, югалып калдым. Иң аянычы, мин җирләүгә өлгермәдем. Ул чакта телеграммаларга ышанмыйлар, тикшерәләр иде. Аны хәрби комиссариатта расларга кирәк булды, ә бу вакыт таләп итте, шуңа күрә соңга калдым.
Хезмәт иткәч, туган авылына кайта һәм булачак хатынын, чибәр, акыллы, оста куллы Валечканы очрата.
– Мин шунда ук аны гомерем буе эзләгән ярым икәнен аңладым, – ди Иван Петрович. Һәм менә 1967 елның 18 июнендә алар туйларын билгеләп, бүгенге көнгә кадәр 54 ел бергә гомер итәләр. “Без күңелебез һәм йөрәгебез белән яшь!”,– диләр Царьковлар. Аларның ике кызлары, өч оныклары һәм бер оныкчыклары бар, аңа нибары бер яшь. Ял көннәрендә әби белән бабай аларны түземсезлек белән көтәләр.
Иван Петрович үзенең хезмәт юлында күп һөнәр алмаштырган. Ягулык ташучы да була (Олы Тарханнан ягулык ташыган), Красноярскида пилорамда да эшли, янгын сүндерү частендә, дуңгызлар караучы, тракторчы, хәтта ферма мөдире дә була. Аны кем итеп кенә куйсалар да, бөтен җирдә тырышып эшләгән. Барысына да киңәше белән дә, эше белән дә булышкан. Пенсиягә чыккач, колхозда ферма мөдире булып эшләвен дәвам иткән, әмма озак түгел – аңарда яман чир табалар.
– Аяз көнне яшен суккандай булды, әмма янәшәмдә яраткан хатыным, балаларым бар иде. Алар миндә ышаныч уятты. Алар ярдәмендә мин инде 13 ел яшим, – дип сөйли Ваня абый. – Авырудан курыкмаска, дәваланырга, һәр мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, көрәшергә кирәк. Курыкмасаң, барысын да җиңеп чыгарга мөмкин. Ул вакытта танышларымда да яман чир ачыкладылар, тик алар бирештеләр, табибларга ышанмадылар һәм нәтиҗәдә, мин әлегә кадәр яшим, ә алар юк.
Ваня абый кебек көчле рухлы, тормыш өчен көрәшүче кешеләрдән үрнәк алырга кирәк, дип уйлыйм. Һәм якты киләчәккә ышанырга. Без бит үзебезне үзебез программалаштырабыз. “Барысы да яхшы булуын телисеңме? Ышанырга кирәк. Һәм шулай булачак та!”, – дип уртаклаша Иван Петрович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев