Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтеш районының юкә балы иң яхшысы дип танылды

Кече Әтрәч авылында туып-үскән, умартачы Фердинат Вафин Башкортстанда узган “Татлы бал” төбәк ачык ­конкурсында җиңүче булды.

(Тәтеш, 6 апрель, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). 

– Үземне белгәннән бирле авылда безнең бал кортлары булуын хәтерлим. Минем карт бабам, дәү әтием, әтием умартачылар иде, һәм минем дә моның белән шөгыльләнәсем килде. 18 яшькә кадәр, авылда яшәгән вакытта, бу минем эшчәнлекнең аерылгысыз өлеше булды. Институтка укырга кердем, икътисадчы белгечлегенә югары белем алдым, шәһәрдә эшли башладым, шулай да җәйге айларны умарталыкта үткәрергә тырыштым, – дип сөйли Фердинат Илсур улы.
Аның әй­тү­енчә, коро­на­ви­рус пандемиясе, дөрес­рәге, аның бе­лән бәйле вәзгыять, умар­тачылык­та ныклап шө­гыльләнергә мөм­кинлек биргән.
– 2020 елда кризис башлангач, мин эшләгән сату өлкәсен­дә хәлләр начар якка үзгәргәч, гаиләм белән киңәшләштем дә, умарталык белән шөгыльләнергә булдым. 

Ике ел элек иске йортны ремонтлый, урмандагы умарталыкны төзекләндерә башладым, яңа умарта оялары сатып алдым, яңа умарта өе, ягъни бал кортларын кышлату өчен подвал ясадым, кирәкле җиһазлар сатып алдым. Хәзерге вакытта минем хуҗалыкта 200гә якын умарта оясы бар, – ди Фердинат Илсур улы. – Тормышта менә шулай да була. Димәк, кризис тормышымны үзгәртте дияргә мөмкин, һәм әлегә минем барысы да уңышлы бара, барысы да – яхшы булыр дип өметләнәм.

Әңгәмә вакытында ир-егет хез­мәтендәге уңыш­лары аның гаиләсенең – туганнары һәм якын ке­шеләренең булышлыгыннан башка мөмкин булмавын, абыйсы һәрвакытта ярдәм итүен, бал бәйгесе вакытында хатыны Гөлназ белән бергә эшләүләрен һәм табигать нигъмәтенең мул булуына бергәләп шатлануларын билгеләп үтте.

Умартачы әйтүенчә, ти­рә-юнь­дәге табигый дөнья кодрәт һәм көч бирә.
– Эшләгән чагымда урманга үзем белән ризыклар алам, ышанасызмы, хәтта төшке ашны да ашарга онытам, карыйм – инде эңгер-меңгер төшкән, кичке аш белән дә тукланырга вакыт җиткән, – ди елмаеп, яраткан шөгыле белән мавыгучы умартачы. – Әллә үлән исеннән, әллә һава белән тамак туямы, әллә артык мәшгуль булгангамы, ризык турында уйланылмый да. 

Үз эшенең остасы һәр­вакытта укырга, яңа­лык­ларны белергә кирәк, дип белдерә.
– Хәзерге вакытта умартачылык турында мәгълүматлар кытлыгы юк, республикада квалификация күтәрү курслары уздырыла, анда шулай ук хезмәттәшләр белән аралашулар, өйрәнүләр үткәрелә, социаль челтәрләрдәге төркемнәр дә үсешкә ярдәм итә, башка кешеләргә дә теләсә нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә була, үз тәҗрибәңнән чыгып мисаллар китерергә мөмкин. Умартачылар – табигать кешеләре, алар ачыктан-ачык аралаша, – дип билгеләп үтә Фердинат Вафин.

Уңышның нигезе нәр­сәдә дигән сорауга, ир-ат тармакны үстерүнең заманча ысулларын куллану зарур, прогрессив умартачылык кирәк, дип җавап бирә. Кортларның токымы да әһәмияткә ия. Бездә татар популяциясендәге среднерусский токымлы бал кортлары паспортлаштырылган, ул чага торган, шулай да ул көньяк токымлыны алырга тырыша, алар аеруча да тынычрак икән. Умартачы чиста токымлы ана бал кортлары белән эшли, ышанычлы тәэмин итүчеләрне тапкан, Кисловодскидагы нәсел хуҗалыгыннан кайтарта.

Һәр токымның үзенең уңай һәм тискәре яклары бар, мисалга, среднерусский токымлы умарта кортлары безнең климат шартларына яраклаштырылган, алар балны күп бирә, актив эшлиләр, ди ул.

Икенчеләренә – нинди генә көчле бал кортлары булсалар да – кечкенә “эшчәннәр” нектар алачак яхшы бал базасы кирәк икән.
– Безнең җирле “Нур” хуҗа­лыгында менә дигән бал базасы бар, – дип сөйли умартачы. – Мисалга, эспарцет бал җыюда гаҗәеп әһәмияткә ия, аеруча да аны орлыкка калдырганда. Бу агрофирмага да яхшы – чәчәк атучы үсемлекләрне бал кортлары серкәләндерәләр. Белгечләр тарафыннан расланганча, рапсның уңдырышлыгы 25 процентка кадәр арта. Табигатьтә барысы да үзара бәйләнгән.

Балның югары сыйфатлы ­булуы быел Баш­кортстанның “Татлы бал” төбәк ачык конкурсында расланган. Конкурста Россиянең төрле почмакларыннан 118 бал үрнәге җибәрелгән булган, аларны бө­тен илдән 10нан күбрәк эксперт бәяләгән. Беренче этапта тәм сыйфаты, исе, структурасы бәяләнгән, икенчесендә – җентекле лаборатор тикшеренүләр үт­кәрелгән. Фердинат Вафинның Тәтеш ба­лы да “Иң яхшы юкә балы” но­минациясендә җиңү яулаган. 

Умартачының хезмәте күптән түгел республика дәрәҗәсендә дә танылган – күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм умартачылыкны үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау ­грамотасы белән бүләкләнгән.
Фото Вафиннар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев