Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Олег Евсеев
Социаль челтәрдәге безнең төркемне актив карап баручылар тарафыннан районыбызда яшәүчеләр хакындагы үзенчәлекле кешеләр дип исемләнгән язмаларны бастыруны дәвам итәбез.
(Тәтеш, 30 май, "Тәтеш таңнары").
Олег Евсеев
Олег Евсеев 1964 елда Тәтештә туа. Юстиция майоры, иҗтимагыйчы. Югары хәрби команда – инженерлык училищесын тәмамлаган. Хокук саклау органнарында, район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә, “Батырлык” яшүсмерләр клубында, “Форпост” үзәгендә һәм башка оешмаларда эшләгән. Бүгенге көндә Тәтеш автомәктәбендә патриотик тәрбия һәм спорт буенча инструктор-методист булып хезмәт куя.
Олег Николаевич хокук саклау органнарында хезмәт куйган вакытта “Татарстан Республикасының иң яхшы тикшерүчесе” бәйгесендә призер була.
“Тырыш хезмәте өчен” III дәрәҗә медале, “Патриотик тәрбия буенча актив эше өчен” медале, “Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәт иткәне өчен” билгесе, “Мактау билгесе” күкрәк билгесе, “Ватанпәрвәрлек өчен” билгесе, “11нче бишьеллыкның яшь гвардиясе” билгесе, КПРФ ҮК Рәисе Рәхмәте, ВЛКСМ ҮК Мактау грамотасы, ТР Эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнарының ветераннар Советы Мактау грамотасы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре, Тәтеш районы авыллары һәм башкалар турындагы китапларның авторы. Тәтеш районы энциклопедиясен бастыру өчен материаллар җыюга зур өлеш керткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев