Тәтешле Клавдия Дороднова бөтен гомерен хезмәткә һәм балаларга багышлаган
Клавдия Дмитриевна 1931 елның 10 декабрендә Барский (соңыннан – Кызыл) Нечасово авылында Титовларның күп балалы гаиләсендә туа.
(Тәтеш, 15 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, Ирорь Торгашов фотосы ). Клавдия Дмитриевна 1931 елның 10 декабрендә Барский (соңыннан – Кызыл) Нечасово авылында Титовларның күп балалы гаиләсендә туа. Аның язмышы күпчелек яшьтәшләренекенә охшаш – балачагы, үсмер чагы, буй җиткән вакытлары сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән.
Тыл хезмәтчәне искә алганча, ул әти-әнисенә кечкенәдән үк хуҗалык эшләрендә булышкан, 12 яшеннән “Заря” колхозында эшли башлаган, башак җыйган. Ул вакытта яшькә карап тормаганнар, теләсә нинди эшне дә өлкәннәр белән беррәттән башкарырга туры килгән.
– Ачлык-ялангачлыкны үз башымнан кичердем, кирәк бит – 90 яшькә кадәр җиттем! Без гаиләдә җиде бала идек. Михнәтнең нәрсә икәнлеген тулысынча белдек. Әниебез Наталья Васильевна, сыерыбыз булмаса, нишләр идек, ул аш-су остасы иде, юктан гына да ризык әзерли алды. Әни мәктәпкә алып барырга шешә белән сөт бирә иде. Минем белән бергә Берта, колхоз рәисе Иван Мыркинның кызы укыды, ул үзе белән ипи алып килә иде. Тын, аулак почмакка утырып, шунда ризыкны бүлешеп ашый идек. Кыз туганнарым белән киемнәрне алмашып кидек. Барыбызга да бер аяк киеме иде. Язын елга ташыганда, мәктәпкә бара торган сукмактан гөрләвек ага иде. Аяк киемен салып, сеңелләрне берәмләп җилкәмдә күтәреп чыгардым. Яланаяк, ә су – бозлы. Буй җиткәч, клубка йөгердек, анда яшьләр җыела, һәм безнең дә барасы килә иде. Чиратлап йөрдек: “Бүген син, Настя, барасың, иртәгә – Шура”, ә аннары чират Клавдиягә кадәр барып җитә, – дип көлә Клавдия Дмитриевна, үткәндә калган елларны искә алып.
Әлеге күтәренке рух, тормышны ярату, үҗәтлек һәм ихтыяр көче авыл кешесен гомер буе озата барган.
1955 елда Удельное-Нечасово авылы егете Михаилга кияүгә чыга, кызы Татьяна һәм улы Виктор якты дөньяга аваз сала. Ата-ана балаларына яхшы тәрбия һәм белем бирә. Гаилә Тәтешкә күченгәч, Клавдия Дмитриевна Тәтеш районы хастаханәсенең азык-төлек блогына эшкә урнаша. Шуннан пенсиягә чыга, аннан соң да әле биш елга якын хезмәт куя.
– Әбиебез бик мәрхәмәтле. Әти белән әни эштә булганда, без, дүрт оныгы, аларда кунак була идек. Ул Чкалов урамында яшәде, чишмәгә һәм кер чайкарга еш барып йөрдек. Аның “йолдызчыклар” салып пешерелгән ашын һәм кыздырган бәрәңгесен бик яратуыбызны хәтерлим. Тәмле итеп пешерде, – дип сөйли өлкән оныгы Игорь Торгашев. – Тәртипсезләндек, әлбәттә, аның ничек сабырлыгы җиткәндер... Капканы ачык калдырган чаклар да булды, “Бабаегыз исән булсамы...” дип орыша иде безне.
Клавдия Дмитриевна бүгенге көндә балаларының игътибарын, кайгыртучанлыгын һәм яратуын тоеп гомер кичерә. Оныклары һәрчак янәшәсендә – алар аның дүртәү, ә оныкчыклары – җиде. Ул барлык кешеләр дә сәламәт һәм бәхетле булсын дип тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев