Туган якны чын күңелдән яратырга өйрәтә
27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне
Алинә Зәйнуллина Алабирдедәге “Миләшкәй” балалар бакчасында сабыйлар тәрбияләү белән егерме елга якын шөгыльләнә.
– Миңа тәрбияче булырга язган булгандыр, мөгаен. Үзебезнең гаиләдә мин олысы идем, һәм туганнарның малайлары, кызлары безгә кунакка кайткач, барысы да минем күзәтчелектә булалар иде, – дип сөйли Алинә Тәгъзим кызы. – Мин һөнәри эшчәнлегемне башлаганда балалар бакчасында без, олылар тарафыннан ярату тойган, барысы да үзара тату 25-27 сабый бар иде.
Хәзерге тәрбияләнүчеләребез дә – безнең өчен иң яхшылар, алар тыңлаучан, күп беләләр, дәресләр аларга кызыклы. Безнең балалар бакчасына Алабирдедән, Байраштан, Әтрәчтән 20 сабый йөри, хәтта ике тәтешле дә бар. Олылар кечкенәләрне кайгыртып торалар, без бер гаиләдәй яшибез. Малайларга күбрәк легода сыннар җыю, кызларга – гамәли бизәлеш сәнгате, әвәләп әйберләр, рәсемнәр ясау белән шөгыльләнү ошый. Әзерлек төркемендә дүрт бала йөри, алар бик теләп мәктәпкә барырга әзерләнә, кайбер хәрефләрне инде беләләр. Безнең барлык тәрбияләнүчеләребез табигатькә, елга ярына экскурсиягә барырга яраталар, анда без тирә-юнь мохитне өйрәнәбез, туган якка мәхәббәт тәрбиялибез. Балалар җырларга, биергә, музыка астында физкультура белән шөгыльләнергә яраталар.
Безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә һәрьяклап үсү өчен бөтен шартлар булдырылды, чөнки күптән түгел ул капиталь төзекләндерелде. Мин үземнең балалар бакчасын, сабыйларны яратам һәм тормышымны алардан башка күз алдына да китерә алмыйм, минем һөнәрем дөньяда иң яхшысы булуы белән мин бәхетле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев