Туган җирне ярату – әтисеннән күчкән һәм йөрәге кушуы буенча
Тәтеш районының Мактаулы гражданины Марат Фазлыевка 70 яшь тулды.
(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Марат Галимҗан улы бар гомерен авыл хуҗалыгы производствосына багышлады.
Ул Мәмәй поселогында Галимҗан Хисаметдин улы һәм Маһирә Салий кызының җиденче баласы булып якты дөньяга аваз сала. Ике сугышны кичергән әтисе оста куллы гаилә башлыгы һәм әйбәт агротехник була, улында җиргә мәхәббәт уята. Поселок балалары дүртенче сыйныфтан соң, теләсә нинди һава торышында Олы Тархан мәктәбенә көн саен йөреп укысалар да, моның кыенлыгын сизмәгәннәр. Юлны кышын чаңгылар белән, коры көннәрдә велосипедта җиңеләйткәннәр. Ул шул чакта чаңгы спортын үз итеп калган, район ярышларында берничә тапкыр җиңү яулаган. Безнең авыл хуҗалыгы техникумында уку язма героебыз язмышына борылыш ясаган, ул моңа бик шат һәм педагоглары турында хөрмәт белән сөйли. Аннары Совет армиясе сафларында, ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Марат Галимҗан улы искә алганча, армия бик үтемле тормыш мәктәбе булган. Кече лейтенантның хәрби булу мөмкинлеге дә булган, әмма ата-анасына аның ярдәме кирәк булганлыктан, балалык бурычы аны кече ватанына кайтарган.
Демобилизацияләнгәннән соң, авыл хуҗалыгы тармагы белгече “Байрак” совхозында агроном булып эшли башлаган, аннары – “Рассвет” совхозында баш агроном булган, уңышны да мулдан җыеп алганнар. Тырыш хезмәткәрне Тәтеш райкомы партиясенең беренче секретаре Федор Андреевич Хохлов шунда күреп алган да инде, аны “Авангард” колхозы рәисе итеп тәкъдим иткән. “Ул чакта миңа нибары 25 яшь иде, – дип искә төшерә ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. – Авыл хуҗалыгы министрлыгында раслангач, миңа “шундый яшь килеш кая барасың, шундый артта калган хуҗалык бөтен республикада да юк” дигәннәр иде, кызганулы итеп”. Чынлап та, Марат Галимҗан улы әйтүенчә, ул вакытта, 1976 елда, савым бер сыерга уртача 1 кило 200 грамм тәшкил иткән, азык юк, җирләр сөрелмәгән. Билгеләп куелган рәис җиң сызганып эшкә керешкән. Бер үк вакытта югары белем алган. “Колхоз аякка бассын дигән теләгем зур иде, – ди Марат Галимҗан улы. Бу зур төзелеш мәйданчыгы булды: терлекчелек биналары, остаханәләр, ындыр табагы, социаль объектлар кордык. Һәр җәйдә 4-5 төзелеш бригадасы эшләде. Һәм бу тырышлыклар үз нәтиҗәсен бирде, колхоз районда алдынгы хуҗалыкларның берсе булды”.
Тәҗрибәле аграрийга күңеленә якын “Авангард” хуҗалыгыннан һәм андагы эшчәннәрдән аерылу ничек кенә авыр булса да, районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп яңа эшкә билгеләнүе аны яңа дәрәҗәгә чыгарган – бу вакытта ул бөтен район өчен җаваплы булган. Һәм янә көндез дә, төнлә дә кырда, фермаларда, төзелеш мәйданчыклары, ындыр табаклары... Марат Фазлыевны 1989 елда өч кандидаттан альтернатив нигездә – башкарма комитет рәисе, аннары Тәтеш районы Советының халык депутатлары рәисе итеп сайлаганнар, 1990 елда ТР Югары Советы депутаты итеп сайланган. “Катлаулы вакытлар иде, – ди әрнүле тавыш белән “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә ия шәхес, – акча юк, хезмәт хакын тоткарлыйлар, беренчел кирәкле азык-төлекләр өчен талоннар кертелде, тискәре яклар күп, проблемалар күп, кешеләр өчен күңел сыкрый”.
Марат Фазлыев ТР Президенты Указы белән 1991 елда Тәтеш районы башлыгы итеп билгеләнә. Районга газ кертү тормыштагы беренче кирәкле бурыч була – әлеге катлаулы һәм зур хезмәт таләп итүчән эшләр тулы 10 елга сузыла. Безнең районның беренче башлыгы үзенең фикердәшләре дип Әсхәт Гасимов, Александр Сучков, Николай Зотов, Әгъзам Низамовны һәм райондагы предприятиеләр, хуҗалыклардагы башка җитәкчеләрне билгеләп үтә. “Тузган торак” программасы буенча Тәтештә 430 гаилә фатир алган, юл төзелеше алып барылган, район инфраструктурасы, авыл хуҗалыгы үсеш алган. Марат Галимҗан улы 1995-2000 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты булган.
Район башлыгы вазифасын башкару вакыты чыккач, аны республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең беренче урынбасары итеп билгелиләр, әмма, авыл хуҗалыгының фәннәр кандидатын бүлмәдә утырып эшләү канәгатьләндермәгән, һәм ул “Татсахарпром”га генераль директор булып күчкән, анда яңартып төзекләндерүләр уздырган һәм яхшы күрсәткечләргә ирешкән.
Марат Галимҗан улы Тәтешкә кайткач, биредәге авыл хуҗалыгы техникумы директоры итеп билгеләнгән. Һәм аның тормышы янә авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән, бу юлы инде башка дәрәҗәдә – биредә район һәм республика өчен кадрлар әзерлиләр. РФның халык мәгарифе отличнигы уку йортын саклап калуын, откан грант ярдәмендә матди-техник базаның яхшыруын, уку барышы яңартылуын әлеге өлкәдә үзенең төп казанышы дип саный. Авыл хуҗалыгы техникумы бу вакытларда Россиянең 100 иң яхшы махсус һөнәри белем бирү уку йортлары арасына кергән.
Россиянең атказанган гражданины өчен лаеклы ялга чыгу хезмәт эшчәнлегенә соңгы нокта булмаган: ул авыл хуҗалыгы предприятиесе ачкан, анда иген үстерә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Таркала барган хуҗалыкны алып, андагы терлекчелек биналарын яңадан диярлек корган, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган, җирләрне тәртипкә китергән, эшчәннәр коллективы булдырган. Һәр казаныш – язмабыз героеның туендыручы Җир-анада хуҗалык иткәндә үҗәт һәм белемле эш итү осталыгыннан тора.
Марат Галимҗан улы хезмәтенә шулай ук үзенең гаиләсе дә зур этәргеч бирә дип саный һәм якыннарына аңлаулары, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә. Хатыны Тәнзилә Хәбир кызы – ТРның атказанган укытучысы – гомер буе мөгаллимә булып эшләгән, кызы Альбина Олы Тархан участок хастаханәсенә җитәкчелек итә, улы Альберт прокуратурада, Үзәк аппаратта эшли, подполковник. Өлкән Фазлыевлар өчен 4 онык иң зур бәхетләре һәм, әйтүләренчә, аларны бик нык яраталар.
Гаилә башлыгының тормыш юлы һәрвакытта да шома гына бармаган, шулай да ул кыю рәвештә алга барган, кешеләргә файдалы булырга тырышкан, юкка гына аңа Тәтеш районының Мактаулы гражданины исеме бирелмәгән шул инде. Марат Галимҗан улы хәзер дә әле, кырга чыккач, җир сулышын тоеп, һәр көненә сөенеп яши, һәм аңардан нинди дә булса яхшы якларны күрә белә.
рәсемдә: ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре М. Г. Фазлыев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев