Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тыл хезмәтчәннәрендә – аерым бер чыныгу

9 Май – Җиңү көне

(Тәтеш, 9 май,  “Тәтеш таңнары”).



Кызыл Тархан ­авылында яшәү­че тыл ветераны Назыйф Якупов тылдагы тор­мышы турындагы хатирәләре белән уртак­лашты. Узган елның декабрендә аңа 90 яшь тулган. Олы яшьтә булуына карамас­тан, авыл кешесе актив яшәү рәвеше алып бара, җирле дини оешманың җитәкчесе булып тора.Назыйф Шәех­җан улы Кызыл Тархан авылында туган, биредә ул Рушания исемле чибәр кызны үзенә гомерлек яр иткән. Ир-ат гомере буе туган колхозы кырларында һәм фермаларында хезмәт куйган. Ул үз тормышындагы барлык вакыйгаларны яхшы хәтерли.

– Ул җиңелләрдән булмады һәм көн­дәлек эш-мәшәкатьләр белән узды. Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде. Әти башка ир-егетләр белән бергә сугышка китте. Ике урамда берьюлы 70 йорт бушап калды. Олы абыем Ришатны да шулай ук  фронтка озаттык. Без – биш бала әни тәрбиясендә калдык, аңа ашатырга, киендерергә, кышка утын әзерләргә кирәк иде. Авылдагы барлык хуҗалык эшләре хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төште. Ач-ялангач яшәдек. Балалар белән черек бәрәңге дә казыдык, төрлесен күрдек, – ди тыл хезмәтчәне. – Сугыш чоры балаларының  чыныгу алуы да үзенә бер төрле, без зарланмадык, иртә олыгайганбыз, күрәсең. Мин мәктәптә укыдым, сыйныф белән бергә еш кына басуга бардык, колхозга булыштык. Миңа 13 яшь тулгач, зур эшләрне дә ышанып тапшырдылар. Ач, ябык ике ат бирүләрен хәтерлим әле. Уҗымнарны йөреп чыктык, буразнадан барганда атлар хәлсезләнеп җиргә егылалар, мин алар янына сузылып ятам.  Ял итәбез дә, яңадан эшкә кузгалабыз. Өйдән көне буена ашау өчен пешкән ике йомырка ала идем. 

Кеше барысына да күнегә. Әти һәм абыйлар фашистларны җиңсеннәр һәм ниһаять кайтсыннар инде дип, бер таңнан икенче таңга кадәр эшләдек. Бригадир кая әйтсә, шунда бардык. Сөрдек тә, чәчтек тә, урып-җыю вакытында лобогрейкаларда хезмәт куйдык (лобогрейка – бөртеклеләрне һәм башка культураларны урып-җыю өчен ат яки трактор көче белән суктыру җайланмасы – автор искәрмәсе). Авыр иде, әмма эшләдек. Кырыгынчы елларда күпләрне фабрика-заводка белем алырга җибәрделәр. Мине алмадылар. Төрле эшләрдә хезмәт куярга туры килде. Идел ГЭСын төзегән вакытта кыш айларында биш ел Мантовода агач әзерләү белән шөгыльләндек. Жуково авылында терлекче дә, товарлыклы-сөтчелек фермасының бозаулату бүлегендә олау­чы булып эшләдем. 1991 елда лаеклы ялга чыктым. Хатыным белән 68 ел бергә, тормышыбызга сөенеп яшибез. Биш бала тәрбияләп үстердек, тугыз онык, унөч оныкчыгыбыз бар. Җаның теләгән бөтен әйберне сатып алырга була, барысы да бар. Авылга юл ясадылар, барысы да әйбәт. Бары тик сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек кенә телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев