Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Укытучы, иҗтимагыйчы, туган якны өйрәнүче

Починки-Яңа Льяш авылында яшәүче ­Во­лодар Лапаевка 4 октябрьдә 90 яшь тулды.

(Тәтеш, 10 октябрь, "Тәтеш таңнары", Николай Плотников). Ул Мария һәм Иван Лапаевлар гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 11 яшь була, әмма бу вакытлар Володар Ивановичның хәтеренә гомерлеккә уелып калган. Аның “Урланган балачак” китабыннан хатирәләрен тәкъдим итәбез: “Ир-егетләрне фронтка ала башладылар, авылда бары тик хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына калды. 1941 елның 26 июнендә әтине фронтка алдылар, ә без әни белән яшәп калдык. Гаиләдә без биш бала идек, мин алар арасында иң олысы, һәм хуҗалык буенча барлык җаваплылык минем җилкәгә төште. Мәктәптән соң күп эшләргә туры килде: атлар белән җир сөрдем, суктырып алырга көлтә,   ашлык ташыдым, шулай ук ат караучы булып эшләдем... Җиңү хакында белгәч, кайгылы кара кәгазь алучылардан тыш, барысы да шатландылар”.

Мәктәптән соң ул укытучы-тарихчы белгечлеге буенча Казандагы укытучылык һәм педагогия институтына укырга керә, аны тәмамлап чыга. Володар Иванович хезмәт юлы башында Урюм мәктәбендә тарих укытучысы була, аннары аны Салмановка мәктәбенә күчерәләр, ул анда 18 ел җитәкчелек итә.

Актив тормыш карашлы кеше һәрвакытта иҗтимагый тормыш вакыйгалары эчендә кайный: бригада партиясе оешмасының штаттан тыш секретаре, участок сайлау комиссиясе рәисе булып тора, агитация-күмәк эшләргә, лекторлык төркеменә, Починки-Яңа Льяш авыл җирлеге ветераннар Советына җитәкчелек итә. Авыл кешесе үзенең кече ватанын яратып, туган ягын өйрәнү белән шөгыльләнә һәм үсеп килүче буынны да шуңа җәлеп итә.

Володар Лапаев озак еллар фидакарь хезмәте, укудагы һәм тәрбия өлкәсендәге уңышлары өчен “Фидакарь хезмәте өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медальләре, Тәтеш һәм Олы Тархан районнарындагы мәгариф бүлекләренең, Тәтеш райкомының, мәгариф Берлегенең республика комитетының күп сандагы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Володар Иванович хатыны Нина Владимировна белән, ни аяныч, ул инде вафат, ике бала тәрбияләп үстерә, өч оныклары, оныкчыклары бар. Улы Евгений хәзерге вакытта туган йортында яши һәм газиз әтисе турында кайгырта.

Район башлыгы урынбасары Евгений Курков һәм Кошки-Новотимбаево җирлеге башлыгы Сергей Гаврилов юбилярны туган көнендә өенә барып матур теләкләр әйтеп котладылар. Володар Иванович чәй табыны артында барган аралашу вакытында кызыклы вакыйгаларга бай һәм кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган үзенең тормышы хакында ихлас итеп сөйләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев