Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Укытучы, остаз, тәрбияче

Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең химия укытучысы Валентина Миндубаева “Кай­да туган, шунда кирәк булган” дигән мәкальне бик зирәк әйтелгән дип саный.

(Тәтеш, 17 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ).  “Бу нәкъ тә минем хакта, – ди ул. – Беренче мәктәптә укыганда,  минем өчен остазларым үрнәк булды. Барыннан да күбрәк биология һәм химия белән мавыктым. Институтка кергән вакытта биология-химия белгечлеге буенча табигать-география факультетын сайладым. Шул рәвешле укытучы булырга дигән хыялым үземнең яраткан мәктәбемдә чынга ашты, югыйсә хезмәт юлы башлангычында авылда ­эшләдем”. 

Валентина Алексеевна укы­тучылык эшчән­легенең барлык елларында заманадан калышмыйча үзенең фәннәрен һәм тәрбия­ви эшләрен алып бару өчен яңалыкларны танып белүдән туктамый. Ул районның химия һәм биология укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып тора. Квалификация­сен берөзлексез үстерү, яңа технологияләр, прог­раммалар үзләштерү, тәҗ­рибәне гомумиләштерү һәм киң җәелдерү хезмәттәшләренә аларның эшендә ярдәм итә. Педагог методик ярдәмлекләр эшләп чыгарган, ул ТРның белемне үстерү институты җыентыкларында бастырылган, шулай ук мәктәп укучыларының тикшерү эшләре мәктәп укучылары һәм студентларның Бөтенроссия фәнни экология конференциясендә урнаш­тырылган. Аның барлык Татарстаннан химия буенча БДИның җентек­ле эшләнгән җавапларын тикшерү буенча 30 кешелек составтагы фәнни респуб­лика комиссиясе әгъзасы булуы мөгаллимә квалификациясенең югары бәясенә ирешүен күрсәтә. “Әлеге җаваплы эш игътибарлылык һәм ныклы белем таләп итә”, – дип раслый Валентина Алексеевна.  

Фән олимпиадаларына, укуларга, имтихан­нарга әзерләнү буенча шөгыль­ләнү үз җимешләрен бирә: аның укучылары ел саен район һәм республика дәрәҗәсендәге олимпиада призерлары була, чыгарылыш сыйныф укучылары химиядән югары балл ала һәм медицина, шулай ук химия белгечлеге буенча югары уку йортларына, бушлай укырга керә, бу да бик ­әһәмиятле. 

“Син нинди генә бик яхшы укытучы булсаң да, мәктәп укучысы өчен этәргеч мөһим, максатларга омтылырга кирәк, үз өстеңдә эшләү зарур, бу күпмедер күләмдә үзеңне җиңү була. Нәтиҗәдә югары бәя бирүче белем күрсәткечләре бирүче уку – ул авыр хезмәт”, – дип инана тәҗрибәле педагог. 

Валентина Алексеевнаның шәкертләре уртаклашканча, аның дәресләре һәрвакытта киеренке уку хезмәте белән генә түгел, шулай ук танып белү шатлыгы белән дә тулыланган, аларны аеруча да эксперименталь-тикшерү проектлары мавыктыра. Ул үзенең укучыларына никадәрле рухи көч һәм кодрәт биргән, аларны химия кануннарын дөрес һәм гади генә башкарып чыгу белән бергә, шулай ук тормыш законнарына да өйрәткән, чөнки сыйныф җитәкчесен юкка гына “икенче әни” дип йөртмиләр шул. “Бергәләп никадәрле еллар узылган, – ди ягымлы итеп Валентина Алексеевна. – Сабыйлар ничек кечкенә генә киләләр дә, без аларны мәктәп бусагасыннан нинди зур үскән килеш озатып җибәрәбез. Элекке сыйныфташлар булмый, әлеге күзгә күренми торган элемтә гомер буена кала, чыгарылышларның якын кешеләрдәй аралашу­ларына, минем янга мәктәпкә дә киләләр, аларның ях­шы, әдәпле кешеләр булып үсүенә ихластан сөе­нәм”. 

Яңа уку елында Валентина Миндубаеваның бүләк­ләренә тагын бер – ТРда “Белем бирүдәге хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе өстәлгән.

\“Шундый мактаулы бүләккә аның кандидатурасын без бөтен коллектив белән тәкъдим иттек, Валентина Алексеевнаның көч-кодрәтле, эшлекле, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләп­чәнлеге, үз фәнен бик яхшы белүе, методик осталыгы һәм зур эрудициясе аерылып торган сыйфатлары булып тора”, – диде Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов, үзенең хезмәттәшенең сөенечен уртаклашып.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев