Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Укытучы дигән горур исемне йөртә

Бүген – Укытучы көне

(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Авыл укытучысы булуым белән горурланам, – ди  Зур Әтрәч башлангыч мәктәбе мөгаллимәсе Фирдания Миңнуллина.  

Аңа бу һөнәрне сайлауда гомере буе укытучы булып эшләгән әтисе зур этәргеч булган. 
– Хәер, кече яшьтә үземнең дә күңелем шуңа тартылды. Эне­ләрем, урам малайлары белән уйнаганда, аларга “укытучы” ролен башкара идем, – ди Фирдания Фәрит кызы. – Олы класс­ларда чакта Мөнирә Мөнир кызы Мингалиева минем өчен укытучының якты өлгесе булды һәм аның кебек буласым килде. Мәктәпне тәмамлагач, Тәтештәге педагогия училищесына укырга кердем, 1989 елда авылым мәктәбенә укытучы булып кайттым. 
Мөгаллимә әйтүенчә, хезмәт ­эш­чәнлеген башлаганда кыенлык­лар да булган, ләкин үзенә таныш коллектив, аеруча да хезмәттәше Әлфия Вәлиева аңа ярдәм иткән. 

–     Бүгенге көндә мин 1нче һәм 3нче сыйныфларның класс җитәкчесе. Хәзер инде балалардан, мәктәптән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Ирем Фәяз да гомер буе укытучы булып эшләде. Шуңа да бу һөнәр безнең яшәү рәвешебез, дисәм дә була. Укытучы һәр балага йөрәк җылысын ана теле белән кушып бирә. 33 ел эшләү дәверендә укучыларымда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә ­тырыштым, – ди мөгаллимә. 

фотоны Фирдания Миңнуллина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев