Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Укытучылар гаиләсеннән

5 октябрь – Укытучылар көне


Раушания Ногманова укытучы булып 35 елдан бирле эшли, шуның 29ын – Тәтештәге татар урта мәктәбендә инглиз теле укыта.
– Укытучы һөнәрендә иң мөһиме – балалар белән аралашу. Аларның уңышларына чын күңелдән сөенергә һәм талантларын ачарга ярдәм итәргә кирәк. Минем вазифама әле балаларда чит телләргә карата мәхәббәт тәрбияләү дә керә.

Мин укытучылар гаи­лә­сеннән. Әнием Тәтештәге 2 нче урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытты, әтием озак еллар РОНОда эшләде, немец телен камил белде. Миндә чит телләргә мәхәббәтне ул тәрбияләде дә инде.   

Укучыларымның уңыш­лары мине ихластан сөен­дерә. Алар чит тел буенча бөтен­россия, республика конкурсларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда инглиз телен сайлый һәм югары баллар җыя торган укучылар ел саен бар, бу үзенә бер төрле горурлык уята.  

Мин шулай ук райондагы инглиз теле укытучыларының укыту методикасы җитәкчесе булып торам, бу даими үсешне, заманча технологияләргә ия булуны, һөнәри конкурсларда катнашуны һәм үземнең педагогик осталыгымны тапшыруны күз уңында тота.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев