Ул үзендә яңа һөнәр үзләштерергә көч тапкан
Шәһәрле Алексей Симанов махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча чемпионатка әзерләнгән.
Ир-ат үз теләге белән МХО зонасына киткәнчегә кадәр төзелеш тармагында хезмәт иткән. 2023 елда хезмәт итәргә алынгач, өйрәнү узган һәм танкка каршы идарә ителә торган комплексның өлкән операторы белгечлеген алган. 2024 елда бәрелешләрнең берсендә яраланган, ярты ел госпитальдә дәваланган, сәламәтлеге торышы буенча хезмәттән азат ителгән, хәзерге вакытта тернәкләнү уза.
– Безнең районга МХО ветераннары кайта, аларга тыныч тормышка яраклашуда һәм җайлашуда ярдәм кирәк. Сәламәтлекләрендә чикләүләр булуга карамастан, аларның күбесе хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә әзер. Ярдәм чараларының берсе – мондый кешеләрне яңа һөнәргә өйрәтү, һәм бу шатландыра. “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды үткәрә торган “Абилимпикс” чемпионатында өч йөздән артык катнашучы булачак, ярышлар 15 компетенция буенча узачак. Безнең районны Алексей Симанов тәкъдим итәчәк, ул әлеге ярышларда пилотсыз очу аппаратлары операторы буларак чыгыш ясаячак.
Һәр катнашучы үз осталыгын күрсәтәчәк һәм конкурс биремнәрен үтәячәк. Мондый ярышлар Казанда беренче мәртәбә узачак, без тәтешленең җиңүенә ышанабыз, өстәвенә ул үзе дә пилотсыз очкыч операторы һөнәрен үзләштерүгә омтыла, алга таба белем алуга һәм һөнәри яктан үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруга әзер. Алексей – актив кеше, ул Казанда һәм Мәскәү өлкәсендә “Кубок СВОих” йөзү ярышларының ике этабында катнашты, стендка ату буенча район ярышларында икенче урынны алды. Безгә җирле гражданнарны яклау көллияте базасында укулар узу белән бәхет елмайды дип саныйм. Алексей белән тренер-укытучылар махсус программа буенча шөгыльләнделәр. Чемпионатта катнашучылар спартакиада авылында яшәячәк, ә буш вакытларында экскурсияләр, республикабыз башкаласы буенча мәдәни программа планлаштырыла. Мондый очрашулар ветераннарның үз даирәләрендә аралашу, кемгәдер хезмәттәшләре белән очрашу мөмкинлеге булуы белән дә файдалы, – диде Татарстан Республикасы буенча “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Тәтеш районы филиалының социаль координаторы Радик Шәмсетдинов.
Алексей Симанов сүзләренчә, дәресләр аңа ошаган, авыр корал белән эш итәргә күнеккән кулларының хәрәкәт активлыгы гына кыенлыклар тудырган, монда исә хәрәкәтләрнең йомшаклыгы һәм салмак булуы таләп ителә.
– Пилотсыз оча торган аппарат белән идарә итү тренажерында эшләү кызык. Бәрелешләрдә дроннар белән очрашырга туры килде, әлбәттә, бу бик куркыныч күренеш. Вәзгыять буенча алардан качарга туры килде, кайчакта бәреп төшерергә дә мөмкин булды. Ләкин квадрокоптер белән идарә итәргә туры килмәде, ә хәзер минем шундый мөмкинлегем барлыкка килде һәм мин рәхәтләнеп аннан файдаландым. Хәзерге вакытта пилотсыз очу аппараты операторы бик кирәкле һөнәр, аппаратларны куллану даирәсе киң – авыл хуҗалыгында, төзелештә һәм проектлауда, геодезиядә, логистикада һәм башка өлкәләрдә. Инвалидлык алгач, мин тормышның моның белән генә бетмәвенә ышанам, иң мөһиме, мин исән, мин яңалыкка өйрәнергә, һөнәр алырга, ә аннары эшкә урнашырга һәм сайланган эшемдә камилләшергә әзер, – диде рух күтәренкелеге белән махсус хәрби операция ветераны.
РФ Президенты йөкләмәсе буенча “Профессионалитет” проекты кысаларында махсус хәрби операция ветераннары арасында уздырыла торган “Абилимпикс” чемпионаты Казанда 25 июльдән 29 июльгә кадәр узачак. Чара катнашучыларны социаль һәм һөнәри тернәкләндерүгә, эшкә урнаштыруда һәм яңа һөнәрләр үзләштерүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев