Ул хезмәт куйганда йөзләгән чакрым юл төзелгән
Тәтешле Мөбин Әхмәтов Тәтеш районы инфраструктурасы үсешенә зур өлеш керткән.
Буа районы Иске Суыксу авылында туган Мөбин Корбан улы Тәтешне күңеленә якын җир дип санаган.
Биредә аның әтисе дә совхоз-техникумда агроном белгечлеге алган, ә 1977 елда Мөбин Корбан улы монда Казандагы инженер-төзелеш институтын тәмамлаганнан соң кайткан. Берүзе генә түгел – яшь хатыны белән.
– Мөбин белән автоюл факультетында бер төркемдә укыдык. Ул өч яшькә олы, Германиядә армиядә хезмәт итеп кайткан иде. Икенче курста дуслашып йөри башладык, ә дүртенчедән соң, 1976 елның 11 сентябрендә, Казанда өйләнештек һәм Суыксуда туй үткәрдек, – дип искә төшерә Римма Хәким кызы. – Бергә 44 ел гомер иттек, якут туйга да күп калмаган иде...
Мөбин Корбан улы 1951 елның 10 августында Әхмәтовларның күп балалы гаиләсендә туган, анда җиде сабыйга балачактан ук өлкәннәрне хөрмәтләргә, тәртипле булырга, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтеп үстергәннәр. Ата-ана йортының мондый кыйммәтләрен ул үз гаиләсендә дә булдырган. Уллары Марат белән Марсельне дә үз үрнәгендә җаваплылыкка, эшкә, үзара ярдәмләшеп яшәргә өйрәткән. Гаилә башлыгының абруе чиксез зур булган.
– Әтиләренең сүзе – закон иде, – ди Римма Хәким кызы.
Уллары, әти-әнисе юлыннан китеп, шул ук төзелеш институтын тәмамлаганнар. Башкача була да алмый: әтисе белән әнисе һәрвакытта диярлек бергә булганнар, хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен юл хезмәтендә эшләгәннәр. Мөбин Корбан улы Тәтешнең юл-ремонт төзелеше идарәсендә – начальник, Римма Хәким кызы ПТО начальнигы булган, шуңа күрә күп кенә мәсьәләләрне бергәләп хәл иткәннәр, еш кына икәүләп командировкаларга да йөрергә туры килгән. Ә инде тантаналы вакыйгалар уңаеннан ир белән хатын туганнарын һәм дусларын зур табын янына җыярга яратканнар.
Мөбин Корбан улы талантлы һәм зиһенле җитәкче булган. Зур тәҗрибәгә ия шәхес хезмәт биографиясен институттан соң билгеләнеш буенча җибәрелгән Тәтешнең ХДСУ прорабы буларак башлап җибәргән. Лаптевка, Богдашкино, Бессоново, Югары Тархан, Кече Бисәр, Олы Шәмәк һәм башка торак пунктларда автомобиль юллары салганда үзенең оештыру сәләтен һәм нык холыклы булуын күрсәткән. Күпчелек объектлар катлаулылыгы белән аерылып торган, анда ныгыту эшләре алып барырга туры килгән.
Берничә тапкыр халык депутатларының Тәтеш район Советы депутаты итеп сайланган. Меценат булган, балалар спорт коллективларына, янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм иткән, мохтаҗларга булышудан да беркайчан баш тартмаган.
Мөбин Корбан улы белән таныш булган һәркем аны ярдәмчел, игелекле һәм ачык кеше итеп искә ала.
Интеллектуаль уеннар аның иң зур шөгыле булган. Ул район үсешенә һәм шахматны киң җәелдерүгә саллы өлеш керткән. Шахмат клубы ачылышының инициаторы һәм турыдан-туры катнашучысы, шахмат буенча “Спорт мастеры кандидаты” исеменә ия булган, клубның иҗтимагый советына җитәкчелек иткән. Аның һәм шәһәрдәге 1 нче мәктәпнең шул чактагы директоры Александр Самаркин инициативасы буенча 1995 елда шахмат йорты оештырылган, соңрак ул Нәҗметдинов исемендәге Казан шахмат мәктәбенең республикадагы бердәнбер филиалы статусын алган.
– Лаеклы ялда булганда да эшсез утыра алмый иде. Район күләмендә үткәрелгән шашка һәм шахмат ярышларының берсе генә дә аның катнашыннан башка үтмәде, район һәм республика ярышларына барды, төрле дәрәҗәдәге ярышларда берничә тапкыр җиңүче һәм призер булды. Юл хуҗалыгы эшләре белән даими кызыксынды. Ә инде кар күп яуган вакытта ничек борчылды, юлларда техника шау-шуы ишетелгәнче йокларга да ятмый иде, безнең йорт бит Кама Тамагы һәм Апас трассасы арасында урнашкан, – дип сөйли Римма Хәким кызы.
Мөбин Корбан улы үзенең 70 еллыгын билгеләп үтәргә ниятләп йөргән булган, ләкин 2021 елның 20 июлендә көтмәгәндә хәлсезлек тойган, температурасы күтәрелгән. Хастаханәдә дәвалану уңышлы барган кебек тоелса да, әмма кинәт хәле начарланган, 6 августта ул бакый дөньяга күчкән.
Туганнары, дуслары, тарафдарлары һәм танышлары аны һәрвакытта ныклык, активлык, тормыш сөючәнлек һәм һөнәри осталык үрнәге буларак күңелләрендә саклаячаклар.
фото Әхмәтовларның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев