Ул үз эшенең остасы
“Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесе терлекчесе Резидә Бәдретдинова ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Сыер савучы хезмәте, авыл кешеләренең күпчелеге кебек, аңа балачак елларыннан ук таныш: әнисе белән фермага йөргән, йорт хуҗалыгында да шулай ук сыер асраганнар.
– Безнең күп балалы гаиләдә барысын да бергәләп эшләдек, бу ата-анадан килә, – дип белдерә Резидә Илзар кызы.
Мәктәптән соң яшь кыз Казандагы училищега укырга кергән, әмма анда нибары бер генә атна укыган, шәһәрдә яши алмаган, сагынуга түзә алмыйча туган авылы Кече Әтрәчкә кайткан. Күршедә генә яшәп, дуслашып йөргән егете дә аның кайтуына шатланган, аннары кыз аңа кияүгә дә чыккан. Резидә җирлектәге товарлыклы-сөтчелек фермасына эшкә урнашкан һәм һөнәренә тугры калган.
– Эшкә мәктәп эскәмиясеннән үк килгәнмен булып чыга, сыер савучы булып эшли башлавыма сентябрьдә 34 ел тула, – дип сөйли тәҗрибәле терлекче. – Төрле вакытлар булды, шулай да эшемне ташламадым. Хәтта декрет ялына да бик озакка китмәдем: беренче улымны тәрбияләргә каенанам булышты, мин эшкә чыкканда икенчесенә нибары ике ай гына иде. Шәхси йорт хуҗалыгында ирем белән беренче эш итеп сыер асрый башладык, хәзер инде алар безнең дүртәү, гаилә өчен бу яхшы керем.
Авыл хатын-кызы уртаклашканча, “Нур” агрофирмасы җитәкчелеге фермада хезмәт шартларын яхшыртырга омтыла, кул хезмәте үткәндә калды ди, хатын-кызларга ярдәм буларак тирес чыгарту транспортеры, азык тараткыч, сөт үткәргеч бар.
– Кулдашым Гүзәл Сәетгәрәева белән тату эшлим, барысын да бергәләп башкарабыз, һәр нәрсәдә бер-беребезгә булышабыз, өстәвенә ул минем күршем дә әле, – ди машина белән саву операторы елмаеп.
Хуҗалык җитәкчесе Радик Нургалиев әйтүенчә, Резидә Бәдретдинова беренче көннән үк үзен җаваплы, инициативалы хезмәткәр буларак күрсәткән, хезмәт сөючәнлеге аңа үз эшенең остасы булу мөмкинлеге биргән. Аның сыерлардан сөт җитештерүчәнлеге күрсәткечләре елдан-ел арта бара: 2018 елда тулаем савым бер сыерга 5700 килограмм тәшкил иткән, 2019да – бер сыерга 6500 килограмм, 2020 елда – 6900 килограмм.
Резидә Илзар кызы хезмәттәге уңышлары өчен үзенең җитәкчелегеннән ел саен кыйммәтле бүләкләр, Рәхмәт хаты белән бүләкләнә, аның районыбыз башлыгы Рәхмәте, “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты бар, һәм менә чираттагы бүләк. Резидә белдергәнчә, аның хезмәт уңышларының аерым сере юк, йөкләнгән эшне бары тик күңел биреп башкарырга, әле тагын малкайларны яратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев