Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Улларына яхшы тәрбия биргән

Тайба-Таушево авылыннан Татьяна Борисова балалары һәм оныклары белән бәхетле.

(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары”). Ул Иске Колмәттә күп балалы гаиләдә ­туган.
– Ул вакытта барлык гаиләләр дә ишле иде, – дип сөйли Татьяна Геннадьевна. – Мин әнигә балачактан ук бөтен эштә булыштым, кечкенәсе булсам да, кер дә юдым, өйне дә җыештырдым, чөнки олылары бит инде ир-егетләр иде. Әти белән әни дә колхозда ялсыз диярлек эшләделәр, шуңа күрә без, балалары, һәрвакытта йорт хуҗалыгында да, колхоз кырында да, җәмәгать көтүендә дә булдык.

Авыл кызы Тайба-Таушевода үзенең тормыш ярын очраткан, тырыш, хезмәт сөючән егеткә кияүгә чыккан. Яшьләрнең тормышына бәхет өстәп бер-бер артлы өч уллары – ата-анага ярдәмчеләр туган. Тик Татьянаның гына хатын-кыз бәхете озакка бармаган, гаилә башлыгы бик яшьли якты дөньядан киткән һәм егетләр өчен аңа әти дә, әни дә булырга туры килгән.

– Алар минем тәртипле булып үстеләр, – ди күп балалы ана. – Элек колхозда  бухгалтериядә эшләгәндә вакыт бөтенләй юк иде, шуңа күрә малайларым ашарга да пешерәләр, өстәл дә әзерлиләр, өйдә дә тәртип урнаштыралар, мал-туарны да карыйлар иде. Алар миңа бәйрәмгә торт пешергәч, шатлыктан хәтта күзләрем яшьләнде.
Балалары үсеп буй җиткәннәр, алар армиягә киткәндә әниләре үзенең улларына намуслы хезмәт итәргә дигән үгет-нәсихәтен биргән.

– Ул вакытта армиягә ике елга чакыралар иде, өлкәненә шулай эләкте дә, кечесе бер елга гына китте. Барысы да булды әлбәттә, күз яшьләре дә, йокысыз төннәр дә, ана йөрәге сыкранды, тормышта бит төрле хәлләр була. Тик ­Ходай рәхмәтле булды, өчесе дә Ватан алдындагы бурычын җаваплы итеп үтәп кайттылар. Хәзер безнең гаилә зур – өч улым, өч кызым, биш оныгым бар, – дип елмая Татьяна Геннадьевна. – Ульяновскида яшәсәләр дә, ял көннәрендә минем янга кайталар, мунча ягабыз, тәмләп чәй эчәбез, аралашабыз, шулай булгач ямансуларга вакыт та калмый.  

Соңгы елларда хатын-кыз “Агро-Союз” авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә хисапчы булып эшли.

– Авыл кешеләренең эше булуына бик шатланам, – дип уртаклаша ул. – Безнең коллектив тату. Уртак эшкә мин дә үз өлешемне кертәм. Чәчү һәм иген уңышын кабул итү – иң кызу вакытлар. Кайчагында эштә тоткарланырга да туры килә, моның белән исәпләшеп тормыйм. Яңгыр яварга җыенып, болытлар куера башласа, барысы да эшчән кырмыскалар кебек йөгерешә башлыйлар һәм уңышны чылатырга юл калдырмыйлар, ашлыкны складта саклап калалар. 

Татьяна Борисованы җаваплы, йомшак холыклы һәм киң күңелле булганы өчен хөрмәт итәләр. 

– Намуслы, ышанычлы, тырыш, – дип кыскача гына, әмма төпле итеп тасвирлый аны авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе ­Сергей Полянских.   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев