Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Улларының җиңү белән кайтачакларына өметләнә

Тәтештә яшәүче Ольга Андреева, махсус хәрби операциядә катнашучы ике ир-егетнең әнисе.

– Балаларым Максим белән Данил профессиональ хәрби булырга карар иттеләр. Олы улым Максим Тәтештәге кадет мәктәп-интернатын тәмамлады. Укуы аңа ошады, тарих һәм җәмгыять белеме белән мавыкты. Аңа Россия тарихын өйрәнү кызык­лы булды, рус армиясенең һәм флотының каты сугышларда җиңүләре турындагы китапларны күп укыды, безнең сугышчылар белән горурланды. Шулай ук спорт һәм физкультура белән бик теләп шөгыльләнде, шәһәрдәге 2нче мәктәптә тхэквондо секциясенә йөрде. Әле тагын аңа автомат сүтеп-җыю бик ошый иде, аны хәтта бирелгән нормативтан да тизрәк башкарам дип әйтә иде. Мәктәптән соң Максим техникумда электрикка укыды. Аннары үзе теләп армиягә китте. Мәскәү янында, Королевта, хәрби-космик көчләрдә хезмәт итте, ефрейтор исеме алды. Бер ел узгач, улым контракт төзеде һәм армиядә калырга булды. Аннары аны, бер ел чамасы элек,  Мариупольгә командировкага җибәрделәр. Максим – йөк машинасы йөртүче, сугышчыларны һәм төрле йөкләр ташу буенча йөкләмәләрне үти. Шалтыратып сөй­ләшергә безнең мөм­кинлекләр юк, аның каравы һәр көнне диярлек язышабыз. Ул блиндажларда яшәүләрен, ко­мандирларының әйбәт, дусларының күп булуын хәбәр итә. Ул аз сүзле, мине барысы да яхшы була дип тынычландырып тора. Аңа ял вәгъдә иткәннәр бугай, тиздән үземнең улымны кочаклый алырмын дип өметләнәм. 

Икенче улым Данил хәрби разведчик вазифа­сында Абхазиядә хезмәт итте. Аның бик яхшы хезмәт иткәне өчен ко­мандованиесеннән безгә Рәхмәт хатлары килде, Данил шулай ук исемле сәгать белән дә бүләк­ләнде. Ул армия хезмәте тәмамланганнан соң, хәтта өйгә дә кайтып тормыйча, контракт төзеде һәм май аенда махсус хәрби операция зонасына китте. Барып җиткәч, яхшы гына урнаштым диде. Шулай ук разведчик вазифасында башта Бердянскида иде, хәзерге вакытта аны Артемовскига җибәрделәр.

Хәрби хәрәкәтләрнең ничек баруын телевизордан, Интернеттан һәр көнне күзәтеп торам. Барысы да яхшы булачагына һәм улларым өйгә җиңү белән исән-имин кайтачакларына өметләнәм, безнең зур гаиләбез алар белән горурлана, – дип уртаклашты Ольга ­Андреева.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #СВО